+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 август 2024, 08:25

Алмас Шөгеров: "Фестиваль мавыктыргыч булачак!"

Баймак районының Граф күле янында "Башкорт аты" III халыкара фестиваленә старт бирелде.

Алмас Шөгеров: "Фестиваль мавыктыргыч булачак!"Алмас Шөгеров: "Фестиваль мавыктыргыч булачак!"
Алмас Шөгеров: "Фестиваль мавыктыргыч булачак!"


"Һакмар" гәзите хәбәрчеләре фестивальне оештыручыларның берсе, республикада башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү буенча хәйрия фондын гамәлгә куючы, күпсанлы ат ярышларында җиңүче Алмас Шөгеров белән очрашкан.
- "Башкорт аты" фестиваленең иң зур казанышы?
- Узган ел патент алынган иде - барлыкка килү урыны атамасына аерым хокук турында таныклык. Хәзер "БАШКОРТ АТЫ" атамасын республика территориясендә генә кулланырга мөмкин. Бу токымчылык эшен үстерә, БАШКОРТ АТЫ фәнни-тикшеренү институты булдырылды. Әмма бу юнәлештә алга таба эшләргә кирәк.
- Быел фестивальдән нәрсә көтәсез?
- Безнең максат - башкорт атын популярлаштыру, аның элекке данын кайтару. Соңгы елларда республика Башлыгы ярдәме белән бу бик яхшы килеп чыга. Шунысы куандыра, чит илләрдән бик күп кунаклар килде, спортчылар күп, фестиваль мавыктыргыч булачак.

Бу хакта тылырак https://hakmar.ru/articles/konkurstar/2024-08-15/almas-shugurov-3886137?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=60402485 сылтамасы аша белергә була.

Фото: hakmar.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас