Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова хәбәр иткәнчә, озакка сузылган коеп яуган яңгырлар елгаларда су күтәрелүгә китергән. Нәтиҗәдә Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зилаер, Салават һәм Учалы районнары территориясендә 22 чакрымнан артык автомобиль юлы һәм 26 күпер су астында калган һәм өлешчә җимерелгән.
Әлегә юл хезмәтләре муниципалитетлар белән берлектә юлларның зыян күргән урыннарын карап чыкканнар һәм су кимегән саен юлларны төзекләндерүгә керешкәннәр. Юл һәм күперләр участокларын ремонтлауга территориаль заказда өстәмә рәвештә 123,7 миллион сум каралган. Акчалар муниципалитетларга якын арада ук килә башлаячак. Башкортстан Башлыгы һава торышы яхшыру белән кичекмәстән ремонт эшләрен башларга кушты.
- Вәзгыятьне контрольдә тотарга кирәк. Чираттагы оператив киңәшмәдә районнарда бу эшнең ничек башкарылуы турында фикер алышачакбыз. Трассаларның җимерелгән участокларын тәртипкә китерергә кирәк, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук ремонт таләп итүче юлларны ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышын да карады. Исегезгә төшерәбез, аны республика Башлыгы башлангычы белән узган елда эшләтеп җибәрделәр.
Фото: glavarb.ru