Участок сайлау комиссияләре әгъзалары:
- кайчан һәм кайда тавыш бирергә мөмкин булуын сөйләү;
- сайлау участогы адресын хәбәр итү;
- сәламәтлек торышы яисә башка сәбәпләр аркасында участокка килә алмаган сайлаучыларга ярдәм итү өчен йортлар буенча йөриячәк.
Участок сайлау комиссиясе әгъзасының үзе белән таныклыгы һәм кирәкле полиграфия продукциясе булачак.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда тавыш бирү көннәре - 2024 елның 6, 7 һәм 8 сентябре.
Барлыгы 218 сайлау кампаниясе узачак:
- Башкортстан Башлыгы сайлаулары;
- 54нче Уфа бермандатлы округы буенча Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатын өстәмә сайлау;
- Шәһәр, район һәм авыл советлары депутатларын сайлау буенча 216 кампания.