+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 август 2024, 06:15

"Ирәндек" туристлык кластеры булачак

"Башкорт аты" фестивалендә "Ирәндек" туристлык кластерын булдыру турында фикер алыштылар.

"Ирәндек" туристлык кластеры булачак"Ирәндек" туристлык кластеры булачак
"Ирәндек" туристлык кластеры булачак


«Башкорт аты» фестиваленең эшлекле программасы бай. Мәйданчыкларның берсендә «Ирәндек» туристлык-рекреацион кластеры планы мастер проекты турында фикер алыштылар.
Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко билгеләп үткәнчә, кластер Баймак һәм Әбҗәлил районнарын берләштерергә тиеш. Аның төп максаты - ат туризмын үстерүгә ярдәм итү.
Проект концепциясе турында тулырак итеп Башкортстан туристлык территорияләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Заһир Котлычурин сөйләде.
"Иң мөһиме — монда атлар, матур Ирәндек сырты, шифалы кымыз бар. Бу - югары туризмга басым ясап туристлык кластеры булдыру өчен яхшы алшартлар. Башкорт аты талымсыз, ул үзенә азыкны кыш көне дә таба белә. Территориядә күп кенә заманча яхшы туристлык базалары барлыкка килергә тиеш. Туризм өлкәсендә туристлык маршрутларын үстерүгә дәүләт грантлары алган энтузиастлар һәм эшкуарлар бар инде", - дип билгеләде спикер.

Текст һәм фото авторы Земфира Әхтәмова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас