+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август , 17:30

Мәйданда - атлар!

"Башкорт аты" фестиваленңә ат парадында берьюлы 500дән артык ат катнашты.

Мәйданда - атлар!
Мәйданда - атлар!



Бу искиткеч матур тамаша булды: мәйданнан башларын югары тотып, юртаклап-биеп берьюлы 500дән артык ат үтте.
- Менә инде өченче тапкыр Баймак җире "Башкорт аты" фестивален үткәрә. Бу чара - Сабантуй гына түгел, ул - ата-бабалар истәлегенә, тарихка, атларга булган олы хөрмәт билгесе. Чөнки атлар - борынгыдан безнең халыкның тугры юлдашы булган, яуда - яудаш, хуҗалыкта - ярдәмче. Фестивальнең төп максаты да - кымыз ясау, елкычылыкны республикада тагы да яхшырак темплар белән үстерү. Мин бу бәйрәмне фәнни чара дип тә әйтер идем, чөнки башкорт токымын ничек саклап калу турында фәнни фикер алышулар бара. Узган ел без башкорт атын патент белән "ныгыттык", хәзер ул юридик яктан якланган. Безгә башкорт халкын гомер буе озатып баручы башкорт атының генофонын ничек саклау турында барыбызга да уйланырга кирәк. Шулай ук бу чара - зур мәдәни һәм спорт бәйрәме. Баймак җиренә, Баймак халкына мондый чара өчен зур рәхмәт! - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы шулай ук "Аргамак ат - юл башлар, акыллы ир - ил башлар" дигән театрлаштырылган тамаша карады.
Исегезгә төшерәбез: бүген Баймак җирендә "Башкорт аты" халыкара фестиваленең икенче көне бара. Биредә Үзбәкстан, Казахстан, Индия, Пакистан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Мисырдан, республиканың төрле шәһәр- районнарыннан, күрше төбәкләрдән спортчылары, атта чабучылар, осталар катнаша.

#Башкортаты_2024 #ФестивальБашкортаты_2024


Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: