+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 август 2024, 12:50

Радий Хәбиров “Башкорт аты” фестивален ачу тантанасында катнашты

16 августта Баймак районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкорт аты” халыкара фестивален ачу тантанасында катнашты. Бу башкорт токымыннан булган атларга багышланган иң зур фәнни-мәгьрифәт һәм мәдәни-спорт чарасы республикада 2022 елдан бирле уза.

Радий Хәбиров “Башкорт аты” фестивален ачу тантанасында катнаштыРадий Хәбиров “Башкорт аты” фестивален ачу тантанасында катнашты
Радий Хәбиров “Башкорт аты” фестивален ачу тантанасында катнашты

Фестиваль ат үрчетү һәм кымызчылык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Граф күле янындагы мәйданчыкта 11,5 мең кунак җыелды. Алар арасында - Русия төбәкләреннән, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Һиндстан, Пакистан, Төрекмәнстан, Гаити, Мисыр, Камерун, Гана, Нигерия бизнес вәкилләре.

Тантаналы өлешне Башкортстанның иҗат коллективларының театрлаштырылган тамашасы һәм атлы шоу ачып җибәрде. Бәйрәмне атлар парадын дәвам итте, анда 500дән артык җайдак катнашты.

Радий Хәбиров җыелучыларны истәлекле вакыйга белән котлады һәм Башкортстанда елкычылыкны үстерүгә керткән зур өлеше өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Баймак җире өченче тапкыр "Башкорт аты" фестивален кабул итә. Бу безнең бабаларыбызга, тарихыбызга һәм башкорт халкының тугры дусты - атка хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм халыкара чарага әйләнә, елдан-ел чит ил делегацияләре саны арта, - диде Радий Хәбиров. - Фестивальнең максаты - елкычылыкны, традицион кымызчылыкны үстерүгә игътибар итү. Бу шулай ук фәнни бәйрәм дә. Без монда башкорт атын ничек саклап калу турында бик күп фикер алышачакбыз. Сез беләсез, узган ел “Роспатент”тан "Башкорт аты" исемен куллану хокукына таныклык алдык. Хәзер безнең барыбызга да бу гаҗәеп генофондны саклап калу өстендә эшләргә кирәк. Фестиваль - зур мәдәни-спорт бәйрәме дә. Әлеге чараны оештырган өчен Баймак районы халкына зур рәхмәт.

Радий Хәбиров “Башкорт аты” башкорт токымлы халыкара атлар фестиваленең тематик мәйданчыкларында булды. Республика җитәкчесе “Осталар шәһәре” кәсепчеләре күргәзмәсендә ат дирбиясе, хәрби һәм ау кирәк-яраклары, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе районнары тимерчеләре белән аралашты. Төбәк Башлыгы республикада халык кәсепләренә ярдәм итү өчен бүленгән субсидияләрдән файдаланалану белән кызыксынды.

- Башкортстанда халык сәнгать кәсепләрен үстерү - стратегик юнәлешләрнең берсе. Республиканың һәр кунагы урындагы осталар кулы белән ясалган истәлекле сувенирны үзе белән алып китә алырга тиеш. Бу да икътисадның мөһим тармагы, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Субсидияләр күләме 500 мең сум тәшкил итә, эшкуарлар өчен - 700 мең сум. Акчалар материаллар һәм җиһазлар сатып алуга җибәрелергә мөмкин. Сезне субсидияләрдән активрак файдаланырга чакырам.

Осталар билгеләп үткәнчә, аларның тармагы өчен дәүләт ярдәме чаралары үсеш драйверы булды. Ел саен традицион башкорт һөнәрен торгызган кешеләр саны арта.

- Безнең эшләнмәләрне "Янгантау" һәм "Торатау" геопаркларының визит-үзәкләрендә, Красный ключ һәм Уфадагы туристлык-мәгълүмат үзәкләрендә сату мөһим. Ә безнең күп кенә проектларыбызга район һәм шәһәрләрдә “Эшкуарлык сәгатьләре” ярдәм итте, - диде осталар.

Республика Башлыгы шулай ук бер тимерче белән бергә дага ясады.

- Бу - мин ясаган беренче дага түгел. Минем картәтием тимерче иде. Балачакта Ишембай районындагы Кияук авылында чын тимерче алачыгына бара идем. Һәм картәти шунда ярдәмче эшләргә җәлеп итте, - дип сөйләде төбәк җитәкчесе.

«Башкорт аты» фестиваленең физкультура-спорт программасы кысаларында Радий Хәбиров «Урал-батыр» халыкара турниры, милли көрәш буенча республика ярышы һәм «Ирәндек мәргәне» традицион җәядән ук ату һәм ат спорты буенча республика турнирлары мәйданчыкларында булды, шулай ук «Тай-тулаҡ» һәм «Аударыш» ярышларын күзәтте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас