Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова хәбәр иткәнчә, Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зилаер, Ярмәкәй һәм Учалы районнары юлларында һәм урамнарында су басулар аркасында муниципаль милек объектлары – 22 күпер һәм 12 су үткәрү торбасы өлешчә җимерелгән. Бу объектларны торгызуга территориаль заказда быел өстәмә рәвештә 82 млн сум акча каралган. Моннан тыш, әлеге исемлектәге алты объект реконструкция һәм капиталь ремонт таләп итә. Аларны тулысынча 2025 елда тергезергә планлаштыралар.
- Без «Транспорт сәгате»ндә болар турында фикер алыштык инде. Шунысы мөһим, бетерергә кирәк булган зыянның дәрәҗәсен аңлау бар, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Урындагы юлларга агымдагы ремонтны аларны карап тоту кысаларында башкарачакбыз, ә зыян күргән объектларга без акча бүлеп бирдек. Финанслау сентябрь башында киләчәк. Барлык эшләрне октябрь ахырына кадәр оператив рәвештә башкарырга кирәк. Бу мәсьәлә-район җитәкчеләре җаваплылыгы зонасында.
Эшләрне тизләтү өчен республика муниципалитетларына подрядчы оешмаларыны үз акчалары исәбеннән билгеләү буенча конкурс процедураларына керешергә һәм киләчәктә чыгымнарны территориаль заказдан кайтарырга киңәш иттеләр.