Фестиваль ат үрчетү, кымызчылык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Быел Граф күле янындагы мәйданга 11,5 мең кунак җыелды. Алар арасында – Русия төбәкләреннән, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Һиндстан, Пакистан, Төрекмәнстан, Гаити, Мисыр, Камерун, Гана, Нигериянең дә бизнес вәкилләре бар иде.
Чараның тантаналы өлешен Башкортстан иҗат коллективларының театрлаштырылган тамашасы һәм атлы шоу ачты. Бәйрәмне атлар парады дәвам итте, анда 500дән артык җайдак катнашты.
Радий Хәбиров җыелучыларны истәлекле вакыйга белән котлады һәм бер төркем фидакарьләргә Башкортстанда елкычылыкны үстерүдәге хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Баймак җире өченче тапкыр “Башкорт аты” фестивален кабул итә. Бу безнең бабаларыбызга, тарихыбызга һәм башкорт халкының тугры дусты – атка хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм халыкара чарага әверелде, елдан-ел анда катнашучы чит ил делегацияләре саны арта, – диде Радий Хәбиров. – Фестивальнең максаты – елкычылыкны, традицион кымызчылыкны үстерүгә игътибарны арттыру. Бу, шулай ук, фәнни бәйрәм дә. Без монда башкорт атын саклау мәсьәләләре турында бик күп фикер алышачакбыз. Сез беләсез, узган ел “Роспатент”тан “Башкорт аты” атамасын куллану хокукына таныклык алдык. Хәзер безнең барыбызга да бу гаҗәеп генофондны саклау өстендә эшләргә кирәк. Фестиваль – зур мәдәни-спорт бәйрәме дә. Әлеге чараны оештырган өчен Баймак районы халкына зур рәхмәт.
Арытаба Радий Хәбиров “Башкорт аты” башкорт токымлы халыкара атлар фестиваленең тематик мәйданчыкларында булды. Республика җитәкчесе “Осталар шәһәре” кәсепчеләр күргәзмәсендә ат дирбиясе, хәрби һәм ау кирәк-яраклары ясаучылар, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе районнарыннан килгән тимерчеләр белән аралашты. Төбәк Башлыгы аларның республикада халык кәсепләренә ярдәм итү өчен бүленгән субсидияләрдән файдалануы белән кызыксынды.
– Башкортстанда халык сәнгать кәсепләрен үстерү – стратегик юнәлешләрнең берсе. Республикага килгән һәр кунак урындагы осталар кулы белән ясалган истәлекле сувенирны үзе белән алып китә алырга тиеш. Бу да икътисадның мөһим тармагы, – диде Радий Хәбиров. – Субсидияләр күләме үзмәшгульләр өчен 500 мең сум тәшкил итә, эшкуарлар өчен – 700 мең сум. Акчаларны материаллар һәм җиһазлар сатып алуга тотынырга мөмкин. Сезне субсидияләрдән активрак файдаланырга чакырам.
Осталар билгеләп үтүенчә, дәүләт ярдәме чаралары алар өчен үсеш драйверы булып тора. Ел саен традицион башкорт кәсепләрен тергезүче кешеләр саны арта.
Республика Башлыгы шулай ук бер тимерче белән бергә дага ясады.
– Бу – мин ясаган беренче дага түгел. Минем картәтием тимерче иде. Балачакта Ишембай районындагы Кыяук авылында чын тимерче алачыгына бара идем. Һәм картәти шунда безне ярдәмче эшләргә җәлеп итә иде, – диде төбәк җитәкчесе.
“Башкорт аты” фестиваленең физкультура-спорт программасы кысаларында Радий Хәбиров “Урал-батыр” халыкара турниры, милли көрәш буенча республика ярышы һәм “Ирәндек мәргәне” традицион җәядән ук ату һәм ат спорты буенча республика турнирлары мәйданчыкларында булды, шулай ук “Тай-тулак” һәм “Аударыш” ярышларын карады.
Шул ук көнне Радий Хәбиров республиканың аграр районнары фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм ат үрчетүчеләр белән очрашты. Чарада 80 делегат катнашты. Көн тәртибендә токымлы, продуктив һәм спорт елкычылыгын үстерү, шулай ук, тармак хуҗалыкларына һәм эшкуарларга ярдәм чараларын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде.
Республика Башлыгы үзенең чыгышында елкычылыкны үстерү юнәлешендәге өстенлекләр һәм бу өлкәдә дәүләт сәясәте бурычлары турында сөйләде.
– Елкычылык – Башкортстан икътисадының зур өлеше ул. Төбәктә атлар саны – 130 мең баш. Шуңа күрә токымчылык эшен алып барабыз, ат ите җитештерүне һәм кымызчылыкны үстерәбез. Шул ук вакытта ат белән бәйле бөтен нәрсә – башкорт халкы мәдәниятенең мөһим өлеше. Монда без традицион кәсепләрне саклауга һәм ат спортын үстерүгә дә зур игътибар бирәбез, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы эш юнәлешләре арасында, шулай ук, Уфаның “Акбузат” ипподромын үстерү һәм атта йөрергә өйрәнү, ат спорты буенча фестивальләр һәм ярышлар уздыру өчен яңа мәйданчыклар булдыру зарурлыгын билгеләп үтте. Радий Хәбиров шулай ук республиканың ат үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларына ярдәм дәвам итәчәге турында белдерде. Ат караучылар ташламалы кредитлар, техника, атлар сатып алуга һәм бия сөтен сатуга, эшкәртүгә субсидияләр алу мөмкинлегенә ия.
Сөйләшү барышында власть органнары вәкилләре, үсеш институтлары һәм фәнни учреждениеләр экспертлары, елкычылык хуҗалыклары җитәкчеләре үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.