Тавыш бирүгә бер ай кала сораштырылучыларның 78 проценты үзләрен алда торган сайлаулар турында җитәрлек мәгълүмат туплаган, дип саный. 64 проценты ышаныч белән сайлауларга барачагын белдерде, 18 проценты әле хәл итмәвен хәбәр итте, 16 проценты сайлауларда катнашмаячагы турында белдерде.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидатларның шәхси танылуына килгәндә, сораштыру мәгълүматлары буенча, Радий Хәбировныкы ул 97,4 процент тәшкил иткән, либерал-демократ Иван Сухаревныкы - 23,7, Владимир Нагорныйныкы - 19,6, Илшат Тимерҗановныкы - 16,8, Артур Шәйнуровныкы - 16,4 процент.
Сораштырылучыларның электораль өстенлекләре түбәндәгечә бүленде. Сайлауларда тавыш бирергә планлаштыручылар арасыннан 78 процент "мөгаен" үз тавышын Радий Хәбиров ("Бердәм Русия") өчен бирәчәкләрен белдерде. Агитация кампаниясе кызган чагында калган өстенлекләр түбәндәгечә күренә: Владимир Нагорный (“Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен”) - 3, Иван Сухарев (ЛДПР) - 4, Илшат Тимерҗанов ("Яңа кешеләр") - 6,5, Артур Шәйнуров (КПРФ) - 8,5 процент. Сораштыру барышында кандидатларның фамилияләре респондентларга, бюллетеньдагы кебек үк, үз кандидатурасын тәкъдим иткән сәяси партияләрнең атамалары белән бергә күрсәтелде.
Социологик тикшеренү 2024 елның 3-11 августында Башкортстан Мәдәният министрлыгының "Гуманитар тикшеренүләр үзәге" дәүләт автоном учреждениесе башлангычы белән үткәрелде. Сайлап алу күләме 1001 кеше тәшкил итте, сайлап алу күпбаскычлы, территориаль, квоталы, республикада яшәүчеләрне (18 яшьтән өлкән) җенесе, яше буенча бүлеп карый, халыкның шәһәрдә һәм авыл биләмәләрендә яшәвен исәпкә ала. Сайлап алу хатасы ±4 проценттан артмый. Тикшеренү методы - портатив компьютер җайланмалары (CAPI) ярдәмендә алынган урам интервьюсы.
Сораулар түбәндәгечә куелган иде:
1нче сорау: "Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына түбәндәге кандидатларны ишеткән идегезме яисә беләсезме?
2нче сорау: "Шушы елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына кандидатларның кайсы өчен мөгаен тавыш бирәчәксез?"
Политолог Сергей Лаврентьев, сайлаулар алдыннан электораль өстенлекләр нәтиҗәләре турында уйланганда, Радий Хәбиров өчен тавыш бирергә теләүчеләр ул республикага җитәкчелек иткән вакытта төбәк үсеше өчен нәрсә эшләнгәнлеген күрә, дип аңлатты.
«Шәһәрләрне төзекләндерү, эшкуарлыкны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, тарихи хәтерне торгызу буенча күп эшләр башкарылды, махсус хәрби операциядә катнашучы безнең егетләргә ярдәм күрсәтелә, бу уңайдан республика - илнең әйдәүче төбәкләренең берсе. Боларның барысы да, сәяси вәзгыять катлаулы булуга карамастан эшләнә, нәтиҗәләр һәркемнең күз алдында һәм кешеләргә эмоциональ яктан тәэсир итә. Алар моның Радий Хәбиров гәүдәләндергән хакимиятнең казанышы булуын аңлый", - дип саный политолог.
Сергей Лаврентьев билгеләп үткәнчә, кандидатларның һәркайсы шактый билгеле, шул исәптән алар артында үз партияләренең брендлары торганга күрә, потенциаль сайлаучыларның билгеле бер күләме һәм аудиториясе бар.
"Владимир Нагорный, Дәүләт җыелышы-Корылтайның гамәлдәге депутаты буларак, үз сайлаучыларының хуплавыннан файдалана, бездә Артур Шәйнуров өчен тавыш бирергә әзер коммунистик идея яклылар бар. Илшат Тимерҗанов тәкъдим иткән "Яңа кешеләр" кызыклы, үсештәге партия, аңа яшь буын вәкилләре өстенлек бирә. Иван Сухарев - сайланган Дәүләт думасы депутаты, шулай ук республикада билгеле кеше", - диде Сергей Лаврентьев.
Фото: bashinform.ru