Шулай ук Муса Гәрәев урамы ягыннан керү юлында көрәш алымнарында сурәтләнгән танылган спортчылар фигураларыннан торган скульптур ансамбль урнаштырылды. Спортчылар яңа Көрәш сараенда өйрәнеләчәк спорт төрләрен тәкъдим итә.
Скульптура ансамбле һәм барельефның авторы - танылган скульптор, Русия Федерациясенең халык рәссамы, самбо буенча Русия спорт мастеры Салават Щербаков.
Исегезгә төшерәбез, Көрәш сараен ачу 31 августта, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү көнендә планлаштырыла. Бу - юбилей объектларының берсе.
Фото: gorodufa.ru