+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2024, 13:20

Башкортстан – иң яхшысы!

Башкортстан «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү буенча иң яхшы төбәк» номинациясендә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I Милли премия лауреаты булды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

Башкортстан – иң яхшысы!Башкортстан – иң яхшысы!
Башкортстан – иң яхшысы!

- Бу - искиткеч нәтиҗә. Мин барысын да котлыйм. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр саны буенча Башкортстан илдә өченче урында тора - биш ел эчендә 29 проект. Муниципалитет башлыкларының һәм Башкортстан шәһәрләрен үстерү институтының бик нәтиҗәле эше. Моның өчен зур рәхмәт, – диде төбәк җитәкчесе. - Кече шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә, чыннан да, яңартуның билгеле бер этабы бара. Ләкин эш күп әле. Һәм «Башкортостан 3.0» стратегиясенең мөһим элементы булып республикабызның барлык эре торак пунктларын үзгәртеп коруны тәмамлау торачак.

Теманы дәвам итеп, төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында биш ел эчендә Башкортстанда гомум суммасы 7 миллиард сумлык 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде, дип сөйләде. 2024 елга планнарда - тагын 121 территорияне яңартуны төгәлләү.

Быел шулай ук Агыйдел, Дүртөйле, Ишембай, Мәләвез һәм Яңавылда 2022 елгы уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән биш проект буенча икенче чиратны гамәлгә ашырдылар. Баймакта һәм Ишембай районының Верхотор авылында 2023 елгы җиңүче проектларны гамәлгә ашыруга керештеләр. 2024 елгы конкурста Башкортстаннан тагын җиде гариза катнаша, нәтиҗәләр 26 август кичендә игълан ителәчәк.

Ирина Голованова билгеләп үткәнчә, Башкортстан проектлары даими рәвештә Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда җиңеп килә. Әйтик, «Шагни за горизонт» Белорет паркы I Бөтенрусия парк премиясендә «Ел паркы» булды. Ә «Зилаерның үзгәрүе» проекты «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрусия конкурсында беренче урынны алды.

Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/182450.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас