+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2024, 14:55

Уфаның 450 еллыгы: чаралар программасы, юллар ябылу һәм транспорт

Уфаның 450 еллыгына багышланган бай программа шәһәр халкын һәм кунакларын көтә. Инде бу атна ахырында ук һәркайсы күңеленә хуш килерлек юбилей мохитенә чумарга мөмкин булачак.

Уфаның 450 еллыгы: чаралар программасы, юллар ябылу һәм транспортУфаның 450 еллыгы: чаралар программасы, юллар ябылу һәм транспорт
Уфаның 450 еллыгы: чаралар программасы, юллар ябылу һәм транспорт

30 августта «Арт-Квадрат»та 15:00 сәгатьтә урам театрларының өч көнлек «Айда Фест» фестивале ачыла, аның кысаларда шәһәрнең барлык җиде районында 40тан артык тамаша күрергә мөмкин булачак.

"Кашкадан" паркында 1 сентябрьгә кадәр үз эшен "Виноград" эногастрономия фестивале дәвам итәчәк.

Урыс драма театры бинасы янында "Уфа яңгырый" Бөтенрусия фестивале кысаларында тынлы оркестрлар чыгыш ясаячак. Әйдәүче иҗат коллективлары патриотик әсәрләр уйнаячак. Башлана - 18:00 сәгатьтә.

"Торатау" Конгресс-холлы амфитеатрында 30 августта 19:00 сәгатьтә "Евразия йөрәге" фестивале башлана. Беренче көнне - урындагы артистлар, Pizza һәм "Харизма" (Беларусь) төркемнәре, шулай ук Ваня Дмитриенко һәм Алексей Воробьёв, 31 августта - Элвин Грей, Zainetdin этно-проекты, җырчы Алсу, HammAli & Navai чыгыш ясаячак. Фестиваль Башкортстанның халык артисты Николай Басков чыгышы белән тәмамланачак.

31 августта, юбилейны бәйрәм итүнең төп көнендә, 12:00 сәгатьтә «Уфа - хезмәт фидакарьлеге шәһәре» стеласы янында киләчәк буынга «Вакыт капсуласы» салыначак.

Шул ук вакытта Урыс драмтеатры каршындагы мәйданда «Уфа на все времена» шәһәр фестивале башлана. Шәһәрнең җиде районыннан һәркайсы үз программасын тәкъдим итәчәк. Ә "Воспевая Уфу" кичке концертын махсус конкурс нәтиҗәләре буенча җиңгән җыр ачачак. Аны "Мирас" ансамбле хоры һәм "Притяжение" җыр театры солистлары башкарачак. Зур концертта җырчылар, Милли гвардия оркестры, Екатерина Гусева, Дмитрий Харатьян һәм Олег Газманов катнашачак.

Район чаралары «Дим», «Беренче Май» һәм «Дулкын» паркларында 12:00-17:00 сәгатьләрдә оештырылачак.

"Мотор төзүчеләр" Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта хэдлайнер Полина Гагарина булачак. Җырчы концертта катнашучыларның күбесе хуплаган башлангыч белән чыгыш ясады - гонорарның бер өлеше СВОга ярдәмгә җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, юбилей чаралары үткәрү сәбәпле, автотранспорт хәрәкәтен чикләү планлаштырыла:
- 30 августта 01:00 сәгатьтән 1 сентябрьдә 01:00 сәгатькә кадәр Октябрь проспектының бер өлеше (Көньяктан Төньяк юлга кадәр);
- 31 августта 19:00-23:59 сәгатьләрдә Октябрь проспекты участогы (Көньяктан Төньяк юлга кадәр);
- 31 августта 17:00-23:59 сәгатьләрдә - Беренче Май урамында (Машина төзүчеләр һәм Коммунарлар урамына кадәр, Машина төзүчеләр урамында (Интернационалисттан алып, Черниковка урамына кадәр), Орджоникидзе урамында (Машина төзүчеләрдән К. Хәкимов урамына кадәр);
- 30 августта 17:00-24:00 сәгатьләрдә һәм 31 августта 17:00-24:00 сәгатьләрдә - Зәки Вәлиди урамы (Гафуридән алып, Аксаков урамына кадәр);
- 31 августта 17:00-24:00 сәгатьләрдә - Новогорная урамы (Сәетгалиев бульварыннан алып, Көньяк юлга кадәр) участоклар ябыла.

Җәмәгать транспорт маршрутларының хәрәкәт схемасын чикләү гамәлдә булган чорда үзгәрәчәк (слайдларны карагыз). Шулай ук, якындагы йортлардан чыгу юллары да ябылган булырга мөмкин. Уфалыларны һәм шәһәр кунакларын кертелүче чикләүләрне исәпкә алырга һәм алдан ук үз сәфәрләре маршрутын планлаштырырга сорыйлар.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас