+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2024, 03:35

“Белем көнендә игелекле эш башкарыгыз!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров СВОда катнашучыларның беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәпкә озатырга тәкъдим итте.

“Белем көнендә игелекле эш башкарыгыз!”“Белем көнендә игелекле эш башкарыгыз!”
“Белем көнендә игелекле эш башкарыгыз!”

Кичә атналык оператив киңәшмә барышында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы Никита Вәлиевны хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде.

Никита Вәлиев СВО зонасында гвардия аерым танк батальоны командиры урынбасары булып хезмәт итә. Ул Нефтекама янындагы Әмҗә авылында туган. Хезмәтен СВОның беренче көннәреннән үк башлаган. Башкортстаннан Русия Герое Борис Дудко командалыгы астында хезмәт итә. Никита Рөстәм улы, шулай ук, – өч Батырлык ордены кавалеры.
21 августта Башкортстан Башлыгы “Ата батырлыгы” республика конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров очрашу барышында көнкүреш проблемалары буенча бик күп сораулар тууын билгеләде. Аерым алганда, Салаваттан күпбалалы ата Денис Пименов инвалид бала өчен белешмәләр җыю һәм аларны хәрби комиссариатка тапшыру турында сорау биргән. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ата кешенең дәгъваларына җавап бирде. Ул белдерүенчә, инстанцияләр буенча йөрергә кирәкми, чөнки барлык процесслар максималь санлаштырылган.

Йөри алмаган инвалид баланы военкоматка чакыруга килгәндә, аңлашыл­маучанлык килеп чыккан. Радий Хәбиров республикада “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы” узуын искәртте һәм бу өлкәдә мәгълүмати эшне көчәйтергә кушты.

Республика җитәкчесе Калтасы районыннан СВОда һәлак булган яугирнең әнисен атна дәвамында ишетү аппараты белән тәэмин итәргә кушты. Хатын-кызның проблемалары улының үлеме турындагы хәбәрләрдән соң катлауланган. Шуннан бирле ике ел узган, ә ул һаман ишетү аппаратын ала алмый. “Мин сезгә бер атна вакыт бирәм. Хәлне ачыклагыз һәм миңа хәбәр итегез. Әгәр дә бу бюрократия икән, мин бу кешегә җәза бирелергә тиеш, дип исәплим”, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга. Соңгысы билгеләп үтүенчә, ведомство белгечләре пациент белән элемтәдә тора.

Радий Хәбиров, республиканың күп кенә эшкуарлары СВОга ярдәм итүгә актив кушылды, дип белдерде. “Кем – автомобиль җибәрә, кем акча белән ярдәм итә. Аерым кешеләр, хакимият башлыклары аларны бүләкләү тәкъдиме белән чыкты. Бу мәсьәләдә системалы чишелеш табарга кирәк”, – диде Башкортстан Башлыгы. Ул мондый патриотик карашлы эшкуарларны бүләкләү формаларын эшләргә тәкъдим итте, алар дәүләт бүләкләренә, җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга лаек, мондый кешеләргә таянырга кирәк, дип билгеләде.

Республика Башлыгы ата-аналары махсус хәрби операциядә булган балаларны мәктәпкә озатырга чакырды. “Бер ел элек, Азат Шамилевич (Бадранов) СВОда
булганда, без анда катнашучыларның беренче сыйныфка керүче балаларын мәктәпкә озату башлангычы белән чыктык. Бүген монда утыручыларның барысы да бу традицияне үзләштерә һәм игелекле эш башкара ала”, – диде ул. Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сүзләренчә, республикада яңа уку елын ярты миллионнан артык укучы, шул исәптән 48 меңгә якын беренче сыйныф укучысы башлаячак.

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләде. Бүгенгә 200 мең гектардан артык мәйданнан уңыш җыеп алынган, бөртекле һәм кузаклы культуралар 250 мең гектар мәйданда чаптырылган. Тулаем җыем – 670 мең тонна, уңдырышлылык гектарыннан 28 центнер тәшкил итә.

Шикәр чөгендерен ала башлаганнар. 27 августта – “Раевсахар” заводы, 10 сентябрьдә Чишмә шикәр заводы эшли башлаячак. Аларның һәркайсы 1 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртә алачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас