+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2024, 16:25

Мошенникларга 4 миллион сум акчасын күчергән...

Әлеге акчаны ул кредитка алган.

Мошенникларга 4 миллион сум акчасын күчергән...Мошенникларга 4 миллион сум акчасын күчергән...
Мошенникларга 4 миллион сум акчасын күчергән...
Уфада яшәүче берәү мошенниклар белән аралашканнан соң 4 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Зыян күрүченең гаиләсе, мошенниклык схемасын танып, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә карар кылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, мөрәҗәгать итүчегә кадрлар бүлеге директоры урынбасарыннан хәбәр килгән. Анда, документлар белән проблемалар барлыкка килде һәм проблеманы хәл итү өчен аның белән элемтәгә керәчәкләр, диелгән. Шуннан соң уфалыга, имеш, финанс мошенниклыгы өлкәсендә махсуслашкан хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратышкан. Ул хәзерге вакытта, янәсе, банк хезмәткәрләре законсыз рәвештә акча күчерү өчен ялган документлар буенча кредитлар рәсмиләштерә, дип аңлаткан, шулай ук фотография һәм имза булмаган аның паспорты сурәтен җибәргән. Аннары аңа тикшерү үткәрү һәм кредит булу турында документлар җибәргәннәр.

Мошенниклар бу хәлдән чыгу юлын тәкъдим иткән: кредитны каплау өчен яңасын рәсмиләштерергә кирәк. Уфалы күрсәтмәне үтәгән һәм 1,6 миллион сумнан артык акчаны күрсәтелгән счетларга күчергән. Шуннан соң мошенник аңа тагын шалтыратачагын һәм аның кредит тарихын тикшерәчәген хәбәр иткән.

Икенче көнне аферистлар яңадан бу кеше белән элемтәгә кергән. "Хокук саклау органнары хезмәткәре" хәбәр иткәнчә, аңа кредитка тагын бер заявка ачылган һәм шундый ук схема буенча эш итәргә кирәк. Шул рәвешле, ул яңадан 2 миллион сум кредит рәсмиләштергән, соңыннан аны шулай ук аферистлар счетына күчергән.

Аннары ялган хезмәткәрләр "тагын бер кредитны тотып алу кирәклеге турында" хәбәр иткән. Уфалы ышанган һәм яңадан 800 мең сумнан артык акча күчергән. Арытаба "хезмәткәр"аферистлар моның хатынына да кредит рәсмиләштерергә маташуларын белдергән. Шуннан соң ир хатыны белән банкка барган һәм бер миллион сум рәсмиләштергән.

Әмма әңгәмә барышында хатын ирен алдаганнарын аңлаган. Улы белән бергә алар аңа аферистларның теләсә нинди ысуллар белән алдарга тырышуларын аңлаткан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Шәһәр кешесе аның белән телефон мошенникларының аралашуына ахырга кадәр ышанмаган.

Полиция чираттагы тапкыр мошенникларның җитез манипуляторлар булуын искә төшерә. Әгәр сезгә, янәсе, хокук саклау органнарыннан, финанс оешмаларыннан шалтыратсалар, шул вакытта ук элемтәне өзегез һәм мәгълүматны аныклау өчен сезгә шалтырату кергән оешманың рәсми телефон номерларына шалтыратыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләрен беркайчан да үтәмәгез!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас