+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 август 2024, 12:30

Радий Хәбиров Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очрашты

28 августта Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "БРИКС плюс" форматында яшь дипломатларның VI форумында катнашучылар белән очрашты.

Радий Хәбиров Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очраштыРадий Хәбиров Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очрашты
Радий Хәбиров Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очрашты

Чарага 23 илдән - БРИКСның 10 әгъзасы, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Бәхрәйн, Белоруссия, Венесуэла, Вьетнам, Индонезия, Куба, Нигерия, Сенегал һәм Лаостан100дән артык вәкил җыелды.

Делегатлар өчен эшлекле программа әзерләнгән, ул БРИКС киңлегендә халыкара мәдәни-гуманитар һәм яшьләр хезмәттәшлеге буенча сессияне, сәяси һәм финанс-икътисади системада берләшүнең ролен, куркынычсызлыкның глобаль архитектурасын һәм күпполярлык формалаштыруны үз эченә ала. Шулай ук форумда Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, күренекле сәясәтчеләр, икътисадчы экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, БРИКС олимпиадалары һәм Уеннарында җиңүчеләр белән "түгәрәк өстәлләр" уза. Мәдәни программа кысаларында делегатларны Башкортстанның тарихы һәм традицияләре белән таныштырачаклар.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров форумда катнашучыларны сәламләде һәм БРИКС илләренең яңа, гадел дөнья тәртибен формалаштырудагы ролен югары бәяләде.

- Дипломатларның яшь буынына үз дәүләтләренең тышкы сәяси курсын тормышка ашыру өчен җаваплылыкны күбрәк алырга туры киләчәк, - диде төбәк җитәкчесе. - Сезнең дискуссияләрегез, эксперт бәяләүләрегез һәм конструктив тәкъдимнәрегез, һичшиксез, халыкара хезмәттәшлекне, яңа профессиональ багланышларны ныгытуга, мөһим карарларны бергәләп эшләүгә ярдәм итәчәк.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, республика өчен дустанә илләр белән мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ассызыклады.

- Башкортстан эчке тулай продуктның яртысыннан күбрәген формалаштыручы Русиянең әйдәп баручы төбәкләре унлыгына керә. Сәнәгатьне үстереп, бай табигать ресурслары, җитди финанс кертемнәре икътисадыбызны ныгытуга, социаль программаларны уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Башкортстан - илдә инвестиция активлыгы, сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча иң яхшылар рәтендә. Без дөньяның йөздән артык иле белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә торабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас