Русия метеорологлары мәгълүматлары буенча, сентябрь башында һава торышы бик нык үзгәрмәячәк. 2 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр җылы булачак: көндез +22 градуска кадәр. Төнлә термометр баганасы +14 градуска кадәр төшәчәк.
Алдагы көннәрдә һава температурасының түбәнәюе, ә 10 сентябрьдән явым-төшем башлануы көтелә. Төнлә + 10, ә көндез +17 градус булачак.
Төнге һәм көндезге температура ай ахырына таба тигезләнәчәк: 29 сентябрьдә + 9 градус булуы көтелә.
1 сентябрьгә кадәр термометр баганасы +20 градустан түбән төшмәячәк. Мондый оптимистик фаразны "Гисметео" порталы белгечләре генә түгел, ә Русиянең "Гидрометео" үзәге белгечләре дә белдерә.
Фото: Башинформ агентлыгы