+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 август 2024, 10:30

450 еллыкка янә бер бүләк!

Бүген Уфада Кызыл китапка кертелгән сапсанга багышланган скульптур композиция ачылды.

450 еллыкка янә бер бүләк!450 еллыкка янә бер бүләк!
450 еллыкка янә бер бүләк!


Тантанада шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев катнашты.
Скульптура композициясе 3,3 метр биеклектәге металдан эшләнгән һәм «Уралсиб» банкы түбәсендә сапсанны төшереп алган күренештән гыйбарәт. Скульптура мозаика техникасында күпсанлы детальләрдән ясалган, аларның һәрберсе – төбәк картасы контуры рәвешендә.

– Уфа 450 еллыгына бүләкләр кабул итүен дәвам итә. Беренче булып яңартылган Курчак театры, аннары Өлфәт Мостафин исемендәге үзәк, төзекләндерелгән урамнар булды, һәм бүген без шундый бүләк алдык, – дип билгеләп үтте Ратмир Мәүлиев. - Бу арт-объект металл гына түгел, ул - Уфа символларының берсе. Сапсаннар һәр шәһәрдә дә оя, гаилә кормый. Халык өчен бу яңа нокта, аны кунакларга күрсәтергә мөмкин. «Уралсиб» банкына башлангычы һәм аны уңышлы гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 18 елдан артык сирәк очрый торган кошлар ел саен Уфадагы банк бинасы түбәсендә оя кора һәм бала чыгара.

- Кошларның бу төрен саклау мәсьәләсе белән профессиональ команда шөгыльләнә. Безнең яктан һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Комплекслы эш үз нәтиҗәләрен бирергә тиеш, - дип хәбәр итте мэр.

Элегрәк Ратмир Мәүлиев сапсаннар гаиләсеннән быел июнь аенда туган кош баласын боҗралауда катнашкан иде. Ул шулай ук аның өчен "Бүләк" дигән кушамат сайлаган.

Фото: gorodufa.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас