+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август , 13:10

Көзге кебек юллар иминлеккә илтсен!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның идарә командасы төбәктә автотранспорт магистральләрен ремонтлауга һәм төзүгә иң җитди игътибар бирә.

Көзге кебек юллар иминлеккә илтсен!
Көзге кебек юллар иминлеккә илтсен!
“РИА Новости” агентлыгы 2024 елда юллар сыйфаты буенча Русия төбәкләре рейтингын бастырды. Башкортстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер дип танылды. Русия буенча уртача 54,1 процент юл норматив таләпләргә җавап бирә. Башкортстанда бу күрсәткеч күпкә югарырак һәм республика аны быел тагы да яхшыртты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның идарә командасы төбәктә автотранспорт магистральләрен ремонтлауга һәм төзүгә иң җитди игътибар бирә, ә килеп туган проблемалар оператив рәвештә хәл итә.

Рейтинг мәгълүматларыннан күренүенчә, Русия автомобиль юлларының яртысыннан күбрәге – 54,1 проценты норматив таләпләргә җавап бирә. Илнең 40 төбәгендә сыйфатлы трассалар күбрәк, 45 субъектында азрак. Яхшы юллар саны буенча лидерлар өчлегенә Мәскәү (97,6 процент), Ханты-Манси автономияле округы (88,4 процент) һәм Краснодар крае (84,4 процент) керә. Рейтингның соңгы баскычын Волгоград, Киров һәм Архангельск өлкәләре били, анда тиешле стандартларга автотрассаларның 15,7-29,7 проценты гына җавап бирә.

Башкортстан рейтингта 17нче баскычны били. Бу – Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң яхшы күрсәткеч. Рейтинг мәгълүматларына караганда, республикада 2023 ел ахырына нормативларга юлларның 67,1 проценты туры килгән. Бер ел элек бу күрсәткеч 65,8 процент булган. Идел буе федераль округы субъектлары арасында рейтингның 2 һәм 3 баскычларында – Татарстан һәм Пермь крае, гомум рейтингта алар 18 һәм 20 урында тора.

“Начар юллар – чын бәла, алар кешеләрнең ачуын китерә. Республикада начар юллар булырга тиеш түгел дип саныйм”, – дип белдерде “туры элемтә” барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Июль аенда Башкортстанда булган Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин республика үсешенең уңай динамикасын шул исәптән юл төзелеше өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүен сызык өстенә алды. Ул билгеләп үтүенчә, Башкортстан тотрыклы рәвештә “яшел зона”да барлык билгеләнгән бурычлар да тиешле дәрҗәдә үтәлә.

Әйтик, 2019-2023 елларда Башкортстанда 8,4 мең километрдан артык юл һәм 9 мең метрдан артык күпер төзекләндерелгән. Шул исәптән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында 1,5 мең километрдан артык юл һәм 1282 метр озынлыктагы 15 күпер корылмасы тәртипкә китерелгән.

2024 елда республикада кимендә 1100 километр юлны һәм 419 метр озынлыктагы 8 күперне ремонтлау планлаштырыла. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елда төбәкнең иң эре инфраструктура проектының беренче этабын - Уфадан М-5 федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлын гамәлгә ашыру төгәлләнде.

Көнчыгыш чыгу юлын иң колачлы проект, үзенә күрә “гасыр төзелеше” дип әйтергә мөмкин. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның идарә командасы озакка сузылган төзелешкә алынды һәм аны быел сафка кертүгә иреште. Көнчыгыш чыгу юлы – республика җитәкчелегенең максатчан эшчәнлегенең ачык мисалы.

Агымдагы елның 21 мартында беренче автомобильләр Уфадан М-5 "Урал" федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлы буйлап узды.

Бу көнне Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында хәрәкәтне ачтылар. Бу – “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән төбәкнең иң эре инфраструктура объекты.

Көнчыгыш чыгу юлы проекты дәүләт-шәхси партнерлык принципларында гамәлгә ашырылды. Ул 1276 метр озынлыктагы тоннель, Караидел елгасы аша 2,7 километр озынлыктагы күпер һәм “М-5” федераль трассасына кадәр 10 километрлы автомобиль юлы төзүне үз эченә ала.

Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 40,3 миллиард сум тәшкил иткән. Шуның 4,5 миллиард сумы республика бюджетыннан бүленгән, 26,7 миллиард сумы – федераль бюджеттан, ә 9,1 миллиард сумы –концессионер акчалары.

Көнчыгыш чыгу юлында колачлы эшләргә 2020 елда керештеләр. Ә 2021 елның мартында монда автомобиль тоннеленең көнбатыш һәм көнчыгыш юнәлешләре тоташтырылды. 2022 елның февралендә төзүчеләр 470 метр озынлыктагы күпернең ныгытмаларын урнаштыра башлады, бу эшне үткән елның язында тәмамладылар.

– Көнчыгыш чыгу юлы – дистә еллар эчендә Башкортстанда тормышка ашырылган иң зур инфраструктура объекты. Ул – бик катлаулы инженерлык объекты. Әлбәттә, Уфа һәм республикабыз халкы өчен бу өстәмә уңайлыклар тудырачак. Көнчыгыш чыгу юлы кешеләргә уңайлырак һәм тиз хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк.

Бу – Башкортстан халкы өчен күптән көтелгән объект. Көнчыгыш чыгу юлы төзелешендә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыннан да элек, 1990 елларда яңа юл төзү турында карар кабул иткән җитәкчеләргә, республикабызның идарә командасына, ВТБ төркеменә, “Лимак” холдингына рәхмәт әйтәсем килә. Һәм, әлбәттә, без Русия Президентына рәхмәт белдерәбез. Аның карарыннан башка безгә көчле федераль ярдәм булмас иде, – диде Радий Хәбиров. – Өч яктан елгалар белән әйләндереп алынган Уфа өчен Көнчыгыш чыгу юлы стратегик әһәмияткә ия. Алда – төзелеш-монтаж эшләренең тагын бер этабы, ул яңа юлны “М-7” федераль трассасы белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Уфадан М-5 федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлы сөендерде, гаять мөһим әһәмияткә ия. Объект катлаулы һәм уникаль. Мартта мин аның буенча хәрәкәтне ачтым. Хәзер тавыш экраннарын төзекләндерүне һәм монтажлауны төгәлләргә кирәк. Көньяк капкаларның ничек төзелүен дә карадык. Быел Пугачев һәм Генерал Рыленко урамнары буйлап хәрәкәт ачу планлаштырыла. Шулай ук быел Уфада Агыйдел елгасы аша күпердә эшләр төгәлләнәчәк”, – диде Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин.

Федераль вице-премьер билгеләп үткәнчә, мондый юллар төзү республиканың транспорт-логистика потенциалын үстерү, заманча транспорт инфраструктурасын булдыру, яңа эш урыннары һәм уңайлы инвестиция мохите өчен зур әһәмияткә ия.

Башкортстанда транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. 2018 елның ноябреннән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” киңәшмәләрен уздыруны гамәлгә кертте, аларда Хөкүмәт әгъзалары, тармак предприятиеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашлыгында транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.

– “Транспорт сәгате”н без айга бер тапкыр үткәрәчәкбез, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз һәм эш планнарын билгеләячәкбез, – дип белдерде Радий Хәбиров. – Республика территориясе зур. Башкортстан – Русиядә автомобиль юлларының озынлыгы буенча икенче урында торган төбәк. Шуңа күрә транспорт һәм юл инфраструктурасы мәсьәләләре безнең өчен зур әһәмияткә ия.

Узган биш елда республикада юл төзелешенә, аларны реконструкцияләүгә, ремонтлауга һәм карап тотуга 153 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Биредә эш күләменең үсеш темплары ел саен 20 процентка арткан.

Республикада эре федераль һәм республика трассалары гына түгел, урындагы әһәмияттәге юллар да иң җитди игътибар үзәгендә. Алар барлык автомобиль юлларының 71,6 процентын тәшкил итә. 2024 елда республиканың юл фонды күләме 30 миллиард сумнан артып китте. Бу сумманың 40 проценты урындагы әһәмияттәге юлларга туры килә.

Еш кына республика халкы урындагы һәм республика властена мөрәҗәгать итү юлы белән, шул исәптән социаль челтәрләрдә, трассаларның нинди участокларына аеруча игътибар итәргә кирәклеге турында хәбәр итә. Мондый участокларны Башкортстанда “фонлы” яисә күптән игътибар таләп итүче юллар дип атыйлар, аларны ремонтлауны махсус контрольгә алалар, ә тармак ведомстволары һәм муниципалитетлар җитәкчелеге даими рәвештә Хөкүмәттәге оператив киңәшмәләрдә аларда эшләр барышы турында хисап тота. 2023 елда “фонлы” юлларны ремонтлау программасына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангыч бирде. 2024 елда Башкортстанда мондый юлларны ремонтлауга 4,88 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

“Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Хөкүмәт юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында колачлы эш башкарыла, республика һәм урындагы әһәмияттәге юлларны ремонтлау вакытында алып барыла, – ди Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең Бөтенрусия һөнәри берлегенең Башкортстан оешмасы рәисе Марат Дәүләтшин. – Аңлашыла ки, барлык юлларны да берьюлы норматив халгә китереп булмый, әмма Радий Фәрит улы гамәлдәге проблемалар турында ачыктан-ачык сөйли, республика халкының юллар сыйфатын яхшырту буенча барлык тәкъдимнәре исәпкә алына һәм хәл ителә”.

“Геостройпроект” җәмгыяте директоры урынбасары, юл һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендә эксперт Азамат Хәтмуллин исә рейтинг нәтиҗәләре республикада юлларның сыйфатын яхшырту буенча барган системалы эшне тулысынча чагылдыра дип саный.

“Башкортстан иң эре юл челтәрләре үтә һәм аларның 67 проценттан күбрәге яхшы норматив таләпләргә җавап бирә. Бу – республиканың һәм урындагы властның юллар торышын яхшырту буенча көйләнгән эшен күрсәтә. Республикада юл төзелешенә һәм ремонт эшләренә игътибар бирелә. 2023 елда Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында зур эш башкарылуын да аерып билгеләргә кирәк”, – диде Азамат Хәтмуллин.

Республикада юлларны ремонтлау буенча системалы эш алып барылуга карамастан, гадәттән тыш хәлләр булып тора, төбәк җитәкчелеге һәм урындагы хакимият алар буенча оператив чаралар күрә.

Быелгы яңгырлы җәй бик күп уңайсызлыклар тудырды. Июль аенда су басу аркасында 22 километр автомобиль юлы, 24 күпер, шулай ук Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зилаер, Ярмәкәй, Салават һәм Учалы районнарында өч суүткәргеч торба зыян күрде. Башкортстанның юл системасына су басудан килгән зыян 67 милиион сумга бәяләнә. Башкортстан Башлыгы су басу нәтиҗәләрен тиз һәм нәтиҗәле итеп бетерүне йөкләде. Республика Хөкүмәтенә башкарылачак эшләр исемлеген төзергә һәм финанслауны билгеләргә кушылды.

Башкортстанда юл инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә эш дәвам итә. 12 августта Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров район башлыкларына иң проблемалы участокларны билгеләргә һәм якындагы өч елга юлларны ремонтлау графигын формалаштырырга кушты. Яңа юллар салу да дәвам итәчәк, Башкортстан Башлыгы Стәрлетамакны урап узу юлын киңәйтү эшләре башлануы турында белдерде.

“Бу атнада “Росавтодор” җитәкчесе Роман Новиков белән юл төзелешен башлап җибәрәбез, Стәрлетамакны урап узу юлы киңәйтеләчәк. Халык моны күптән сорый”, – диде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, иске юл авария хәлендә, берникадәр вакыттан республикада тагын бер заманча автомагистраль барлыкка киләчәк.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: