- Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар! Бүген истәлекле датаны - яраткан Уфабызның 450 еллыгын бәйрәм итү алдыннан без сезгә зур ихтирам белән югары дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Республика башкаласы һәрвакыт үзенең хезмәтчәннәре белән дан тотты. Уфалылар 1945 елның бөек Җиңүенә зур өлеш кертте - заводларда һәм фабрикаларда, госпитальләрдә эшләделәр, икмәк үстерделәр, авиамоторлар, ягулык җитештерделәр. Илебез Президенты Владимир Путин Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән югары исем бирде. Һәм без бу дәрәҗә белән лаеклы горурланабыз, – диде Радий Хәбиров. – Бүген Уфа - заманча, тиз үсә торган, шул ук вакытта уңайлы мегаполис, анда яшәү, эшләү, иҗат белән шөгыльләнү һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Без шәһәр паркларын һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерәбез, мөһим социаль объектлар төзибез. Бүген бу залда - төрле һөнәр вәкилләре. Сезнең батырлыгыгыз, профессионализмыгыз, талантыгыз, күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сез Уфа һәм Башкортстан үсешенә мөһим шәхси өлеш кертәсез.
Республика Башлыгы бүләкләнүчеләр турында берничә сүз әйтеп үтте. Театр сәнгатенең легендасы Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева барыбыз өчен дә актерлык талантының, сөйкемлелек, нәфислек символы булып тора. Театр сәхнәсенә, үз тамашачысына 70 ел хезмәт итү - ул тулы бер чор.
- Без барыбыз да күрәбез: Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча зур эш башкалабыз хакимияте башлыгы Ратмир Рафил улы Мәүлиев җитәкчелегендә башкарылды. Ышанам ки, Уфа командасы алга таба да шундый ук динамик идарә итү стилен күрсәтәчәк, катлаулы шәһәр хуҗалыгы тормышының барлык якларын да оста үстерәчәк, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru