Чарада Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, шәһәр Советы рәисе Марат Касыймов, Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов, Русия шәһәрләре җитәкчеләре катнашты.
Делегациянең географиясе киң: катнашучылар арасында Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Луганск, Донецк, Казан, Ижевск, Волгоград, Сарапул, Киров, Түбән Кама, Энгельс, Чабаксар, Ульяновск, Тольятти, Пенза, Дзержинск, Йошкар-Ола, Балаково, Димитровград, Новочеркасск, Пермь шәһәрләреннән вәкилләр бар.
Һәр агачта QR-кодлы табличка урнаштырылган. Аңа телефон камерасын юнәлтеп, сылтама буенча узгач, аллея, агач сорты, шәһәрнең атамасы турында белергә була.
Фото: gorodufa.ru