Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәт Абдуразаков, Кытай Халык Республикасының Цицикар шәһәре Халык хөкүмәте мэры урынбасары Сунь Хэн һәм башка мәртәбәле кунаклар Ватан өчен сугышларда һәлак булган Башкортстан халкын искә алдылар һәм хөрмәт белдерделәр.
Исегезгә төшерәбез, Уфаның яңартылган Совет мәйданында һәйкәл 2022 елның 11 октябрендә ачылды. Скульптура композициясе Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлыклар күрсәткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларына һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышланган. Һәйкәлнең авторы - республикадан чыккан Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков.
Фото: glavarb.ru