Искәртәбез, Олег Газманов Уфаның 450 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларда катнаша һәм бүген Урыс драма театры каршындагы мәйданда чыгыш ясый.
Музыкант хәбәр иткәнчә, аңа бүләк алу бик күңелле булган һәм ул республика халкы өчен шат, чөнки Башкортстан бик тиз үсешә. Олег Газманов Уфада еш була һәм биредә бик күп санда мәдәни һәм спорт корылмаларының төзелүен күрә. Быел апрельдә ул Башкортстанда популяр музыкант Элвин Грей белән берлектә җыр яздырган иде.
Олег Газманов билгеләп үткәнчә, халыкка юбилей тантаналары мөһим, чөнки бу җәмгыятьне берләштерүгә ярдәм итә.
- Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү кебек чагу һәм мавыктыргыч вакыйгалар кирәк, чөнки халыкка ниндидер символлар кирәк. Бу безнең барыбыз бергә булуыбызның дәлиле, - диде популяр башкаручы.
Олег Газманов, шулай ук җырчы Полина Гагарина һәм Элвин Грей, Уфа юбилеенда чыгыш ясаган өчен үз гонорарының бер өлешен Курск халкына ярдәм фондына җибәрәчәкләр.
Фото: bashinform.ru