+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 август 2024, 05:20

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан халкын Уфаның 450 еллыгы белән котлады

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Уфа юбилее белән котлау юллады. Анда болай диелә:

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан халкын Уфаның 450 еллыгы белән котладыРусия Президенты Владимир Путин Башкортстан халкын Уфаның 450 еллыгы белән котлады
Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан халкын Уфаның 450 еллыгы белән котлады

“Кадерле дуслар!

Сезне Башкортстан башкаласы Уфага нигез салынуның 450 еллыгы белән котлыйм.

Шундый искитмәле юбилей - шәһәрнең бай тарихына мөрәҗәгать итү, Уфаны хәрби батырлыклар һәм хезмәт казанышлары, фәнни, иҗади казанышлар һәм спорт триумфлары белән таныткан күренекле якташларыгызның исемнәрен искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.

Шунысы мөһим, үз йөзен саклаган шәһәрнең карашы киләчәккә төбәлгән. Аның икътисады һәм социаль өлкәсе динамикалы үсә, заманча югары технологияле производстволар ачыла, яңа мәктәпләр, театрлар, мәдәният сарайлары, стадионнар төзелә. Һәм, әлбәттә, Уфада масштаблы халыкара форумнар, абруйлы спорт туринирлары уздыру өчен барлык шартлар да булдырылган. Бу уңышлар - төрле милләт, дин һәм мәдәният кешеләре арасында хөрмәт һәм үзара аңлашу традицияләре, уфалыларның башлангычы һәм хезмәт сөючәнлеге, аларның үз алларына югары максатлар куя һәм нәтиҗәгә ирешә алуы нәтиҗәсе.

Туган шәһәрегезгә булган мәхәббәтебез, аның чәчәк атуына үз өлешен кертергә омтылуыгыз киләчәктә дә Башкортстан һәм бөтен Русия хакына ниятләнгән планнарыгызны тормышка ашыруда ярдәм итәр дип ышанам.

Иң яхшы теләкләремне юллыйм. Бәйрәм белән!

Владимир Путин”.

Котлау “Бердәм Русия” партиясе Генераль советы секретаре, ил Президентының Урал федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушевтан да килде. Анда болай диелә:


“Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Кадерле уфалылар!

Сезне яраткан шәһәрегез юбилее белән котлыйм!

Уфа һәрвакыт Русиянең ышанычлы терәге булды һәм булып кала, илебезнең иң динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе. Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр эвакуацияләнгән предприятиеләрне һәм оккупацияләнгән территорияләрдә яшәүчеләрне кабул итте. Бүген, махсус хәрби операция шартларында, Башкортстан башкаласы, бөтен ил белән бергә, алгы сызыкта. СВОга иреклеләр җибәрелә, ярдәм бер генә минутка да тукталмый.

Уфада яшәүчеләрнең ныклыгы һәм хезмәт сөючәнлеге, традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт, бай тарих һәм мәдәният - яңа казанышлар өчен ныклы рухи нигез. Шәһәр мохитенең бик тиз үсеше һәм ныклы сәнәгать кластеры - социаль һәм икътисади инициативаларның үсеш нигезе.

Уфалыларга ихлас күңелдән бәхет, сәламәтлек, озын гомер, яраткан шәһәр белән бергә үсүләрен телим! Бәйрәм белән!

Владимир Якушев”.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас