+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 август 2024, 15:00

Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!

Бүген “Уфа-Арена” концерт-спорт комплексында Башкортстан башкаласының юбилее уңаеннан күркәм чара узды. Уфаның 450 еллыгын рәсми бәйрәм итү мәртәбәле кунакларның тәбрикләү сүзләреннән башланды.

Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!
Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!

 

Дәүләт башлыгының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Русия Президентының котлау сүзләрен җиткерде. Ул Уфаның беренчел үзенчәлекле йөзен саклап калып, ышанычлы адымнар белән киләчәккә омтылуын, үсешүен, биредә киңкүләм мәртәбәле форумнар өчен барлык шартлар булдырылуын ассызыклады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикабыз башкаласы юбилееның әһәмиятле вакыйга булуын билгеләде. Үз чыгышында ул Уфада үткән яшьлек елларын да искә төшерде.

-Уфа – ул безнең яшьлек, студент еллары, өлкәнәю, зирәкләнү вакыты, “Уфа юкәләре” җыры... Уфа белән иң чагу вакыйгалар бәйләнгән, – дип елмаеп искә алды ул. – Башкалабызның юбилеена без ныклап әзерләндек. Безне хуплавы һәм ярдәме өчен Русия Президенты Владимир Путинга бик рәхмәтлебез. Шулай ук барлык уфалыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар – көчле һәм ышанычлы. Бергәләп без Уфабызны тагын да күркәмрәк итәчәкбез!

Абхазия Президенты Аслан Бжания бүген уфалыларның бәйрәмен билгеләү, аларның сөенечен уртаклашуның зур мәртәбә икәнен билгеләде, Башкортстан халкына Бөек Ватан сугышында Абхазиягә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде, хөрмәт йөзеннән Сухумда бер урамның “Башкирская” дип аталуын да әйтте.

Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан вәкилләре дә җылы тәбрикләү сүзләрен ишеттерде, үз чыгышларында алар безнең республика башкаласына иминлек, чәчәк ату, уңышлар теләде.

Русия спорт министры урынбасары Александр Никитин министр исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, ул бүген Уфада ачылган Көрәш сараен “дөньяда иң яхшысы” дип атады.

Шулай ук Русия мәдәният министры Ольга Любимова һәм Русия Президентының Урал федераль округындагы вәкиле Владимир Якушевның котлаулары укып ишеттерелде.

Рәсми өлештән соң сәхнәдә искиткеч киңкүләм тамаша тәкъдим ителде. Ул юкка гына “Вакыт елгасы” дип аталмаган. Сәгать ярымлап вакыт эчендә сәхнәдә Уфаның барлык тарихы, чагу вакыйгалары, данлыклы кешеләренең эшчәнлеге мавыктыргыч итеп тасвирланды. Бу тамашага бик күп артистларның җәлеп ителүе, костюмнар чагулыгы, видеоэкраннардагы бизәкләр, рәсемнәр, декорация, артистларның осталыгы – барысы да тамашачыны чиксез җәлеп итте һәм онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.

Динар Кәлимуллин һәм Ләйсән Якупова фотолары.

Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!
Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!
Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!
Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!
Вакыт елгасы Уфаны якты киләчәккә алып барсын!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас