+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 сентябрь 2024, 15:20

Икенче Бөтендөнья сугышы кайчан тәмамланган?

Кешелек тарихындагы иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугыш алты ел да бер көн дәвам иткән.

Икенче Бөтендөнья сугышы кайчан тәмамланган?Икенче Бөтендөнья сугышы кайчан тәмамланган?
Икенче Бөтендөнья сугышы кайчан тәмамланган?
Иң башта 2 сентябрь Русиядә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көндә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану турында игълан ителгән. Бу хакта “Русиянең Хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында” Законда бәян ителә.

Әмма 2020 елда Русия Президенты Владимир Путин икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану датасын күчерү турында федераль законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде. Документта хәзер икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн – 1945 елның 3 сентябре диелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге закон Дәүләт думасы тарафыннан 2020 елның 14 апрелендә кабул ителде һәм 17 апрельдә Федерация Советы тарафыннан хупланды. Президент документка 24 апрельдә кул куйды.

Чынлыкта, әлеге бәйрәм, Американың “Миссури” линкоры бортында Япония капитуляция турындагы актка кул куйгач, 1945 елның 3 сентябрендә оештырылган. Әмма озак еллар дәвамында календарьның истәлекле даталарында бу көн билгеләнмичә килгән. Кешелек тарихындагы ике хәрби-сәяси коалициядән торган иң зур сугыш алты ел да бер көн дәвам иткән.

Гомумән алганда, Икенче Бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага һөҗүм итүе белән башлана, 1945 елның 2 сентябрендә тәмам була. Ул өч континентның 40 илен, шулай ук Атлантик, Тын, Һинд һәм Төньяк Боз океаннарын колачлаган. Сугышка 61 дәүләт һәм 1,7 миллиардтан артык кеше җәлеп ителгән.
Ә инде Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең СССРга һөҗүме белән башлана. 1945 елның 8 маенда Берлинда фашистларның җиңелүе турында актка кул куела, ә Җиңү көне дип 9 май игълан ителә. Истәлекле 3 сентябрь үзенә күрә икенче Җиңү көне булып тора. Әлеге көн күп дәүләтләрдә, шул исәптән хәзер Русиядә дә, билгеләп үтелә. Бу көнне истәлекле һәм тантаналы чаралар оештырыла. Сугыш кырларында һәлак булган батырларга дан җырлана.

Кызганычка каршы, тарих бүген янә кабатлана. Русия Президенты Владимир Путин, илебезгә хәвеф янауга бәйле, шул ук вакытта Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына ярдәм итү өчен махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итте. Күрүебезчә, бүген Украина нацистлар режимы кулында, ә батыр егетләребез янә ил сагына басты. Бүген алгы сызыкка үз теләге белән баручылар һәм мобилизацияләнгән егетләр янәшә хезмәт итә. Алар чын мәгънәсендә батырлык күрсәтеп, үз бурычларын үти.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас