+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 сентябрь 2024, 12:13

Сайлауларга кил һәм фатир от!

Бүләкләр арасында, шулай ук, автомобильләр, мотоцикллар һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар!

Сайлауларга кил һәм фатир от!Сайлауларга кил һәм фатир от!
Сайлауларга кил һәм фатир от!

6-8 сентябрьдә республика Башлыгын сайлау узачак. Бүген "Башинформ" агентлыгында сүз шул хакта барды. Атап әйткәндә, оештыручылар сайлаулар кысаларында үтәчәк "Рәхмәт-2024" акциясе турында сөйләде.

- Акция кысаларында сайлау участогына килгән һәркем QR-билет алачак. Билетлар белән кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Шулай ук, сайлаучыларга "Рәхмәт" браслетлары да тапшырылачак. Алар ярдәмендә проект партнерларыннан төрле ташламаларга дәгъва итәргә була. "Рәхмәт" - ул, чыннан да, бәйрәм. Элекке сайлаулардан күренүенчә, акциядә катнашучылар күп булачак. Шуңа да бу акция патриотизмны үстерүгә дә хезмәт итә, дияр идем, - диде "Рәхмәт-2024" акциясен оештыру комитеты рәисе Ринат Хәбиров.

Һәрбер гаилә әгъзасына 8 символдан торган QR-билет тапшырылачак. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк. Бүләкләр, чыннан да, бик зур булачак. 330 бүләк арасында Уфадан фатир, автомобильләр, сәяхәт, квадроцикллар, велосипедлар, электросамокатлар, телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм тузан суырткыч роботлар отарга була. Ә "Рәхмәт" браслетын кибетләрдә, автосервисларда, театрларда һәм башка күңел ачу үзәкләрендә ташламаларга алмаштырып булачак.

Бүләкләр уйнату 6 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә, 7 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00, 8 сентябрьдә 14:00 сәгатьләрдә үтәчәк. Шулай ук, 8 сентябрьдә "Призлар төне" үтәчәк. Анда 130 приз уйнатылачак.

Бүләк отучылар турында мәгълүмат рахмат102.рф сайтында булачак. Җиңүчеләр билгеләнгәннән соң волонтерлар билетларны теркәгәндә күрсәтелгән номерларга шалтыратачак. Шуңа да QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк!

- Җиңүчеләргә үзебез шалтыратачакбыз. Ә читләр шалтыратып, ниндидер кодлар кертүне яисә күпмедер акча күчерүне сораса, шунда ук бәйләнеше өзегез. Мошенниклар турында онытмагыз! - диде оештыру комитеты вәкиле Римма Бикмурзина.

13 сентябрьдә "Сәләм" тапшыруында фатир, автомобильләр һәм башка бүләк отучыларның исемнәрен ишетәчәкбез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас