Уфа юбилее уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәртәбәле кунаклар белән бергә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә Дан гирляндасы һәм чәчәкләр салды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары Абхазия Президенты Аслан Бжания, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай вәкилләре һәм башкалар булды.
Агыйдел елгасы яры буенда “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы янында, киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп, “Вакыт капсуласы”н салу тантанасы булды.
Мәртәбәле кунакларга 1974 елгы “Вакыт капсуласы” турындагы фильмны күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез: 12 июньдә – Русия һәм Уфа шәһәре көнендә, Агыйдел елгасы яр буенда “Вакыт капсуласы”н ачу тантанасы булды, ул шәһәрнең 400 еллыгы хөрмәтенә салынган булган.
Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаров Башкортстан башкаласында яшәүчеләрне истәлекле вакыйга белән котлады.
– Бүген безнең киләчәк буыннар белән диалогка керү мөмкинлеге бар. Без моннан соң илле ел үткәч, тавышыбызны ишетсеннәр, безнең уй-фикерләрне, бүгенге һәм иртәгәге көннәрнең кыйммәтләрен аңласыннар өчен, хатны бездән соң яшәячәк кешеләргә юллыйбыз. Ә безнең өчен бу – нәрсәгә ирештек һәм кая баруыбыз турында уйларга сәбәп. Без киләчәк буыннарга буыннарны бәйләүче ориентир бирәбез, – диде Игорь Комаров.
Радий Хәбиров сәламләү сүзендә ассызыклавынча, республикада буыннар бәйләнешенә зур игътибар бирелә.
– Безгә кадәрге җитәкчеләребез, 1970 еллар уфалылары энтузиазм белән эшләгән, яңа урамнар һәм проспектлар, торак кварталлар һәм социаль объектлар төзегән, бәхетле киләчәккә чын күңелдән ышанган. Үз юлламасында алар безгә республиканы һәм аның башкаласын яратырга васыять иткән, – диде Радий Хәбиров. – Һәм бу елларда Уфа алга зур адымнар ясады, илнең сәнәгать, фәнни, мәгариф һәм мәдәни үзәге буларак танылган миллион кеше яшәүче шәһәр булды. Соңгы елларда сәнәгать, мәгариф, фән үсеше буенча масштаблы планнар тормышка ашырылды. Республика халкы безнең чорның катлаулы таләпләренә уңышлы җавап бирә, Русияне махсус хәрби операция фронтларында яклый. Безнең киләчәк буыннарыбыз Башкортстанны һәм бөек Русияне яратыр, киләчәккә ышаныч белән карар һәм Уфа кешесенең исемен лаеклы йөртер дип ышанабыз. Ә без 2074 елда уфалылар эшебез белән чын күңелдән горурланырлык итеп яшәячәкбез. Иҗат эстафетасы беркайчан да өзелмәсен.
Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Башкортстанга үсеш теләде.
– 50 елдан Башкортстан башкаласында шундый ук хезмәт сөючән, кунакчыл, яхшы күңелле һәм үз шәһәрен яратучы кешеләр яшәр, – диде Роман Головченко. – Республика алга киткән төбәк булыр дип ышанам. Ә Русия һәм Белоруссия ышанычлы союздашлар, көрәштәшләр, сәяси, икътисади һәм гуманитар үсеш мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итә торган дуслар булачак.
Уфалыларны, шулай ук, Абхазия Президенты Аслан Бжания котлады.
– Бу тантаналы чарада төрле илләр вәкилләре катнашу тирән мәгънәгә ия. Ышанам ки, бүгенге юлламаның төп мотивы – халыклар арасындагы дуслык, киләчәк буыннар иминлеге өчен дәүләтләрнең тату яшәве, – диде Аслан Бжания. – Русиянең иң матур һәм имин шәһәрләренең берсе булган Уфаның ярты гасырдан соң да тагын да камилрәк һәм югары технологияле булачагына, ә халкы бөек Русия халыкларының тату һәм бердәм гаиләсендә яшәячәгенә бернинди шик юк. Бүгенге бәйрәм шатлыгын Абхазия халкы да сезнең белән уртаклаша.
Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев Башкортстанда яшәүчеләргә сәламләү юллаган. Котлау адресын Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев җиткерде.
Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәтҗан Абдуразаков сәламләү сүзендә алга таба Башкортстанның чәчәк атуында яшьләрнең ролен билгеләп үтте.
Кытай Халык Республикасының Цицикар шәһәре Халык хөкүмәте мэры урынбасары Сунь Хэн Уфага уңышлы үсеш теләде.
* * *
Юбилей уңаеннан антик стильдә төзелгән Көрәш сарае ачылды.
Абхазия Президенты Аслан Бжания Көрәш сараена карата фикерен белдерде.
– Минемчә, бу – илдә хәзерге вакытта иң яхшы объект, – диде Аслан Бжания. – Көрәш сарае бөек спортчыларны әзерләү үзәге булачак. Башкортстандагы дусларыбыз белән сокланабыз һәм горурланабыз!
Статс-секретарь, Русиянең спорт министры урынбасары Александр Никитин ассызыклавынча, Уфада ачылган Көрәш сарае халыкара дәрәҗәдәге ярышларны уздыру өчен иң югары таләпләргә җавап бирә.
– Биредә “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы үтәчәк. Уфада мондый чара үткәрү илебезнең бу өлкәдә позицияләрен ныгытып кына калмый, спортны да үстерә, – диде Александр Никитин.
* * *
“Уфа-Арена” мәйданчыгында Уфага нигез салынуның 450 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Абхазия Президенты Аслан Бжания, Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев, Беларусьның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник, Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәтҗан Абдуразаков һәм статс-секретарь, Русиянең спорт министры урынбасары Александр Никитин республика халкын истәлекле юбилее белән котладылар.
Игорь Комаров дәүләт башлыгы Владимир Путинның Уфа халкына котлавын укыды.
– Үземнән дә берничә сүз өстәргә телим. Башкортстан башкаласына килү миңа һәрвакыт күңелле. Уфа үсеш кичерә һәм торган саен матурлана бара, – диде Игорь Комаров. – Сезгә бәхет һәм иминлек, алга таба үсеш һәм шәһәрнең чәчәк атуын телим. Алга, Уфа! Алга, Башкортстан!
Радий Хәбиров Уфаның үзе өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.
– Үсмер чакта әтием белән Уфага килгәндә без Агыйдел күперенә якынлашканда мин һәрвакыт Салават Юлаев һәйкәлен күрүне түземсезләнеп көтә идем. Мөгаен, күпләр шундый ук хисләр кичергәндер, – диде төбәк җитәкчесе. – Күпләр өчен Уфа – яшьлегебез чоры. Бу шәһәр безнең хәтердәге иң якты хатирәләр белән бәйле. Уфа – безнең тормышыбызның бик мөһим һәм кадерле бер өлеше. Һәм бүген, шушы юбилей көнендә, бу шәһәргә аның безнең йөрәктә булуы өчен рәхмәт әйтергә җыелдык.
Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, Уфа көннән-көн актив үсә.
– Әлбәттә, Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәтлебез, ул безне хуплады һәм Уфаның 450 еллыгын федераль масштабтагы вакыйга буларак раслады. Һәм барыбыз да Уфа бөек Русиянең иң матур шәһәре булсын өчен эшлибез, – диде республика җитәкчесе. – Уфалыларга рәхмәт белдерәсем килә. Укымышлы, талантлы, көчле, ышанычлы булуыгыз өчен рәхмәт. Нәкъ менә уфалылар республикабызның үсешен һәм иҗтимагый халәтен билгели. Бәйрәм белән, кадерле Уфа!
Башкортстан башкаласында яшәүчеләрне Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев котлады.
– Уфа – ул шәһәр генә түгел. Бу – күп гасырлык тарих, мәдәни байлык, кешеләрне һәм халыкларны берләштерүче тирән традицияләр символы. Безнең өчен бүген монда булу һәм истәлекле көннең шатлыгын уртаклашу – зур горурлык, – диде Канат Шарлапаев.
Белоруссиянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник халыклар дуслыгының мөһимлеген ассызыклады.
– Быел без уртак бәйрәм – Союздаш дәүләт төзү турындагы килешүгә кул куюның 25 еллыгын билгелибез. Башкортстанда яшәүчеләр ярдәме белән без бер зур тату гаилә булып яшибез. Моның өчен сезгә зур рәхмәт, – диде Александр Рогожник. – Бүген Совет мәйданында чәчәкләр салган вакытта шуңа игътибар иттем: Русия Герое, генерал Шәйморатов һәйкәлендә, безнең зур, бөек гомум үткәнебезгә багышланган һәйкәлдә, сезнең республика яугирләре азат иткән Белоруссиянең Мозырь шәһәре дә бар. Моның өчен сезнең алда баш иям.
Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәтҗан Абдуразаков Башкортстан белән хезмәттәшлекнең мөһимлеге турында сөйләде.
* * *
Тантаналы чараны “Агыйдел елгасы өстендәге шәһәр” дип аталган масштаблы бәйрәм программасы дәвам итте, анда Уфа тарихы театрлаштырылган формада тәкъдим ителде. Тамашада 1100дән артык артист, шул исәптән 33 әйдәүче иҗат коллективы, шулай ук Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Николай Басков, Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Алсу катнаштылар.
* * *
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Абхазия Президенты Аслан Бжания, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко һәм башкалар белән эшлекле очрашулар үткәрде. Алар хезмәттәшлекне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Петрожицкий белән очрашты. Яклар агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы һәм Белоруссиянең Новополоцк шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Новополоцк шәһәр Башкарма комитеты рәисе Игорь Бурмистров кул куйдылар.
* * *
Абхазия Президенты Аслан Бжания һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел яр буенда колоннада төзелешенең барышы белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез: колоннада нигезенә беренче таш Республика көнендә, 2023 елның 11 октябрендә салынды. Уфа колоннадасы Сухум яр буендагы архитектура корылмасының күчермәсе булачак.
Журналистлар белән әңгәмәдә Абхазия Президенты Аслан Бжания, Сухум колоннадасының күчермәсе халыклар арасындагы өзелмәс элемтәләрне гәүдәләндерүче символ булачак, дип ассызыклады.
Радий Хәбиров колоннада ачылу көненә ачыклык кертте.
– Без Абхазия Президентын һәм Сухум шәһәреннән зур делегацияне 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә көтәбез. Без бу колоннаданы бергәләп ачачакбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
* * *
Уфаның юбилее уңаеннан “Айда Фест” һәм “Евразия йөрәге” фестивальләре узды, алар рекордлы санда тамашачыларны җыйды. Башкортстан Башлыгы указлары нигезендә бәйрәмдә чыгыш ясаган Олег Газманов – Халыклар дуслыгы орденына, Полина Гагарина “Башкортстанның халык артисты” исеменә лаек булдылар. Артистлар үз гонорарының бер өлешен СВО сугышчыларына һәм Курск халкына ярдәмгә җибәрәчәк.
Башкортстан дәүләт академия урыс драма театры каршындагы мәйданда “Уфа һәрвакытта да” шәһәр фестивале кысаларында “Уфа: эпоха доблести и славы” дигән театрлаштырылган зур тамаша узды. “Уфа яңгырый!” Бөтенрусия тынлы оркестрлар фестивале үтте. Башкала халкына һәм кунакларына бай мәдәни программа тәкъдим ителде.
* * *
“Торатау” Конгресс-холлында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының гомум җыелышы булды.
Чарада катнашучыларны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сәламләде. Ул барысын да Уфа юбилее белән котлады һәм бүген игътибар үзәгендә СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзаларына ярдәм булуын ассызыклады.
Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларын кабул итүнең республика өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте.
Утырышта Идел буе федераль округының тагын дүрт шәһәре ассоциация составына керде. Алар арасында Нефтекама һәм Салават шәһәрләре дә бар.
* * *
Башкалабыз юбилее шаулап-гөрләп үтте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа юбилеен әзерләүгә катнашлыгы булганнарның барысына да рәхмәт белдерде.
“Бу зур бәйрәмне әзерләгән командага рәхмәт. Башкалабызның юбилеена килүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Уфалыларга кунакчыллык өчен рәхмәт.
Туган көнең белән, Уфа!
Юбилеең белән, сөекле башкалабыз! Бәйрәм белән, хөрмәтле ватандашлар!” – дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.