+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 сентябрь 2024, 08:45

Юбилей тыныч һәм имин үтте

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев Башкортстан Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә, республика башкаласының 450 еллыгын бәйрәм иткәндә шәһәр халкы үзен бик лаеклы тотты, дип билгеләп үтте.

Юбилей тыныч һәм имин үттеЮбилей тыныч һәм имин үтте
Юбилей тыныч һәм имин үтте

“Барлык мәйданчыкларда чаралар тыныч һәм оешкан төстә үтте, бер генә конфликт та булмады, барысы да бик мәдәниятле узды. Шул ачык күренә: шәһәребездә яшәүчеләр мәдәниятле һәм халык бер-берсенә бик ихтирамлы мөнәсәбәттә. Барлык мәйданчыкларда да чүп-чар бик аз иде. Башкала мәйданчыкларында бәйрәм шаулап-гөрләп торды - төньякта да, шәһәрнең көньягында да, паркларда да тамашалар булды, һәр районда чаралар күркәм үтте", - дип сөйләде Ратмир Мәүлиев.

Мэрия мәгълүматлары буенча, бәйрәмгә 300 меңнән артык кеше килгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас