Радиометрия буенча ярышларда катнашучылар радиометрик күзәтүләр үткәрү күнекмәләрен күрсәтә. Аларга, үткәрелгән үлчәүләргә нигезләнеп, кыр кыйммәтләре картасын төзергә туры киләчәк. Бу карта, радиация дәрәҗәсе югары яисә түбән булган зоналарны күрсәтеп, полигон территориясендә радиоактивлыкның таралуын чагылдырырга тиеш.
Палеонтология буенча ярышлар барышында студентлар организмнарның кайчан яшәвен, аларның нинди тирәлектә булуын ачыкларга, аларның морфологиясен тасвирларга тиеш.
Минералогия һәм петрография буенча ярышларда катнашучылар үзләренең минералларны, тау токымнарын ачыклый һәм аларның тасвирламаларын тапшырылган контроль үрнәкләр буенча төзи белүләрен күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче Халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелә.
Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.
Фото Андрей Старостин