Атап әйткәндә, сүз иҗтимагый күзәтүчелек буенча ситуацион үзәк ачылуы турында булды.
- Сайлауларда күзәтүчелек буенча ситуацион үзәкнең эшен башлап җибәрдек. Без бу өлкәдә беренче тапкыр гына эшләмибез, шуңа да җитәрлек тәҗрибәбез инде бар. 3 көн дәвамында 13 меңнән күбрәк күзәтүче эшләячәк. Әлеге сайлауларга аларны махсус әзерләдек, төрле конфликтлы хәлләр булганда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында форум да үткәрдек. Чыннан да, сайлаулар вакытында фейк мәгълүматлар да була, сайлауларга комачаулаучылар да табыла. Алар шундый ситуацияләргә тулысынча әзер, - диде республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе, Башкортстанда сайлауларда күзәтүчелек буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Данияр Абдрахманов.
2018 елда Иҗтимагый палата сайлау участокларына күзәтүчеләр җибәрә алу хокукына ия булды. Шул вакыттан палата һәр сайлауларда актив катнаша. Ул елларда бу эш белән, башлыча, студентлар шөгыльләнсә, 2021 елдан махсус укулар үткән күзәтүчеләр бар. Алар һәр ярты ел саен әзерлек үтә. Бу, әлбәттә, сайлауларга кагылышлы шикаятьләрне бермә-бер киметкән. Шулай булуга кармастан, провакацион очраклар еш барлыкка килә. Шушы хәлләрне булдырмас яисә алардан дөрес чыгу юлларын булдыру өчен Иҗтимагый палата шундый укулар уздыра да инде.
- Күзәтүче-блогерлар турында аерым әйтер идем. Алар, сайлауларда барган хәлләрне фотога, видеога төшереп, үзләренең социаль челтәрләренә куеп барачак. Шуны ассызыклыйсым килә: безнең эш кайсыдыр кандидатка ярдәм итү түгел. Без сайлаучыларга уңайлы шартлар булдыру яклы. Шуңа да әлеге күзәтүчеләр булган барлык минусларны, плюсларны, сайлаучыларның кәефләрен ничек бар, шулай күрсәтеп барачак.
Шулай ук, колл-үзәк эшләячәк. Республикада яшәүчеләр экспертларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак.
Әгәр дә күзәтүче теге яки бу хәлдән чыгу юлын таба алмаса, мобиль төркемнәр эшкә кушылачак. Алар, сайлау участогына барып, хәлне үзләре тикшерәчәк. Шулай ук, мөмкинлекләре чикле, СИЗОда, дәваханәдә булучыларның да сайлауларда катнашуын күзәтәчәкбез, - диде республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Башкортстанда сайлауларда күзәтүчелек буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова.
Республикада яшәүчеләр сайлаулар турындагы сораулары белән 8-347-218-16-84 номерлы "кайнар линиягә" шалтырата ала. Юристлар һәр сорауга җавап бирергә әзер.