+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь , 12:53

Авырулар сайлауларда ничек катнаша?

Алар да зләренең конституцион хокукыннан файдаланырга тиеш.

Авырулар сайлауларда ничек катнаша?
Авырулар сайлауларда ничек катнаша?

Авырулар да сайлауларда катнашырга тиеш. Шушы максатны күз уңында тотып, республика дәваханәләрендә сайлау участоклары булдырылды.

- Безнең учреждениеләр план буенча эшли. Ашыгыч медицина ярдәме шулай ук элеккечә хезмәт күрсәтә. Шуңа да сәламәтлеге какшаганнар безгә вакытында килсен иде. Ә стационар медицина ярдәме алучылар шулай ук сайлауларда катнаша. Алар өчен махсус урналар да булдырылды, - диде республика Сәламәтлек саклау министрылыгының гадәттән тыш хәлләр булганда мобилизацион әзерлек һәм медицина ярдәме күрсәтү бүлеге начальнигы Елена Озерина.

13нче дәваханәнең баш табибы Булат Гарифуллин авыруларның якшәмбе көнне сайлауларда катнашачагын белдерде. Әлеге вакытта участоклар әзерләү стадиясендә. Стационарда калучылар исемлеге терреиториаль сайлау комиисиясенә бирелгән. Пациентларның күп өлеше сайлауларда катнашырга теләк белдергән.

- Әлеге вакытта стационарда 360 кеше, шуның 14е - реанимациядә. Бүген, иртәгә кайберләре чыгачак. 200гә якын кеше якшәмбегә калачак. Шул ук вакытта шушы көннәрдә яңа кешеләрд дә керергә мөмкин. Аларның да сайлауларда катнаша алу хокукын үтәячәкбез. Авыр хәлдә килгән пациаентлар турында әйтәсем килә. Әгәр дә бүген керсәләр - без территориаль үзәкләргә әйтә алабыз. Калганнарына туганнары да ярдәм итә ала, - диде ул.

 

#Выборы-2024
#Сайлаулар-2024

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: