+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2024, 16:30

Беренче көн сайлауларның якынча саннары билгеле

Иҗтимагый матбугат-үзәктә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов брифинг үткәрде.

Беренче көн сайлауларның якынча саннары билгелеБеренче көн сайлауларның якынча саннары билгеле
Беренче көн сайлауларның якынча саннары билгеле



Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов Башкортстан Башлыгын сайлауның беренче көненең нәтиҗәләрен әйтте.
- Бүген сайлаучыларның гомум санының 29,41 проценты тавыш бирде. Беренче көндәге саннарга караганда, Башкортстанның иң актив районнары исемлеген Балтач районы җитәкли - 47,23 процент. Салават һәм Зианчура районнары - икенче һәм өченче урыннарда. Ә инде шәһәрләр арасында Күмертау, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрендә яшәүчеләр иң активлары булган.
Биредә әйтүләренчә, кол-үзәккә шалтыратып еш яңгыраган сорау - ул сайлау участогының адресын белү.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгын сайлау участоклары беренче көн эшчәнлеген 20.00 сәгатьтә тәмамлады.

Фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас