+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2024, 08:14

Дүртөйле сайлаучылары актив

Бүгенге көннең төп, мөһим вакыйгасы - сайлаулар Дүртөйле районында оешкан төстә башланды. Сайлау участокларының күбесе иртәнге сигез тулганчы ук ачылган иде инде.

Дүртөйле сайлаучылары активДүртөйле сайлаучылары актив
Дүртөйле сайлаучылары актив

Без гаиләбез белән Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемен йөрткән кинотеатрда урнашкан 1792нче сайлау участогында тавыш бирдек. Аның рәисе Оксана Әүхәдиева әйтүенчә, участок ишекләрен 7.30 сәгатьтә үк ачкан, бу вакытта инде үзенең гражданлык позициясен белдерергә ашыгучы кешеләрдән озын гына чират та тезелеп өлгергән.

- Барысы да яхшы, участокта тәртип, - диде Оксана Наил кызы. - Төрле партияләрдән күзәтүчеләр бар, бинада видеокүзәтү эше дә алып барыла.

Рәис белдерүенчә, башка сайлаулар тәҗрибәсенә таянып, шуны әйтеп була: сайлаучылар агымының иң көчле чагы кампаниянең беренче көненә туры килә. Бүген дә иртәнге сәгать унга участокта теркәлүчеләрнең ун проценты тавыш биреп өлгергән дә инде.

Иң беренче тапкыр сайлауда катнашучыларга кечкенә истәлекле бүләкләр тапшырыла.

- Безнең, өлкән буын вәкилләренең иң зур теләге - илебездә тынычлык урнашуы, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге матур булуы, - дип уртаклаштылар имам-ахун Рамил хаҗи Исәнбирдин һәм аның җәмәгате Мәүлидә абыстай.

Рәсемдә: Рамил хаҗи Исәнбирдин һәм аның җәмәгате Мәүлидә абыстай.

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас