+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2024, 15:20

Өлкәннәргә юл ачык

Бүздәк районында сайлауларда өлкән яшьтәгеләрнең югары активлыгы аеруча нык сизелә. Моңа булышлык итү максатында төбәкнең сайлау участокларында барча мөмкинлекләр тудырылган, өлкәннәр сайлау комиссияләренең игътибар үзәгендә.

Өлкәннәргә юл ачыкӨлкәннәргә юл ачык
Өлкәннәргә юл ачык

- Бездә һәрвакыт шулай, - ди Түреш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рима Мусина. - Бу яктан 1566нчы сайлау участогы башкаларга үрнәк күрсәтә. Түреш авылында иң оста чәчкә үстерүче Вәсилә апа Ногыманова үзе үстергән георгиннарны алып килеп, сайлау участогын бизәде. Мәдәният хезмәткәре Фәнүзә Әхмәтшина исә “Алтын көз” күргәзмәсен оештырды. Шуңа да безнең төбәктә сайлау бигрәк тә актив бара, сайлауларның беренче көне дә моны раслады.
Өлкән яшьтәгеләр арасында үз йортында тавыш бирүчеләр дә күп. Лотфулла Гәрәев, мәсәлән, Түреш авылында беренчеләрдән булып сайлауда катнашты.
Гомумән, Түреш авыл биләмәсе халкы Башкортстан тормышындагы мөһим чарага бик тә җаваплы карый. Сәвәдебаш авылы сайлау участогында чараның беренче көне бик тә актив үтте. Биредә беренче булып хезмәт ветераннары Мәфтүрә һәм Әхәт Хәмәтдиновлар тавыш бирде.
Әйтергә кирәк, гаилә өчен агымдагы ел бик тә истәлекле – шушы көннәрдә алар бергә тормыш коруларының 65 еллыгын билгеләде. Истәлекле бәйрәм уңаеннан Хәмәтдиновларны сайлау комиссиясе әгъзалары ихлас котлап, бүләк тапшырды.

Фәнүр Гыйльманов.
Рима Мусина фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас