Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 июленнән илнең төзелеш тармагы ТИМны эзләнүләр һәм проектлау этабында куллануга күчте, ә 2025 елның гыйнварыннан ТИМны куллану инде төзелеш этабында мәҗбүри. Әлеге карар объектның бардык циклы дәвамында торышын күзәтеп торырга, төзелешнең сыйфатын яхшыртырга, проектларны гамәлгә ашырганда җитди хаталар һәм югалтулар хәвефен киметергә ярдәм итәчәк.
- 2023-24 елларда төзелеш секторының яңа таләпләргә уңайлы күчүе өчен барлык кирәкле шартлар тудырылды. Бу норматив-хокукый актлар эшләү, белем бирү программалары санын арттыру, дәүләт мәгълүмат системалары эше, шулай ук Русия программа тәэминаты булдыру, – дип сөйләде республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Фото: pravitelstvorb.ru