Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, “Нур” театры йолдызы Сәвия Сираева, өлкән яшьтә булуына карамастан, гражданлык бурычын үтәргә беренчеләрдән булып барган.
- Мин үз гомеремдә беркайчан да мондый мөһим вакыйгадан калганым юк, - ди ул. – Һәркемне дә сайлауларга барырга, тавыш бирергә, киләчәгебезне хәл итүдә үз өлешен кертергә чакырам!
Сәвия апа фикеренчә, безнең киләчәгебезнең нинди булуы үзебездән тора. Моның өчен һәркемгә гражданлык бурычларына җаваплы карарга, актив булырга кирәк.
Ә бу хөрмәтле, яраткан сәхнә йолдызыбызның активлыгы, тормышны яратуы сокланырлык, күрегез, нинди матур, ягымлы, кояш кебек балкып тора ул! Һәркемне үрнәк алырга чакырабыз!