Уйнатуны үткәрүне бәйсез комиссия күзәтте. Аның составына депутатлар, эшкуарлар, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый активистлар керде. Җиңүчеләр махсус программа буенча рандомайзер - очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләнде.
Бүләкләр уйнатуны туры эфирда "Рәхмәт - 2024" акциясенең оештыру комитеты вәкиле Регина Кадыйрова алып барды. Эфир "Алга-Патриот", "ВКонтакте" челтәрендә, Телеграм, Rutube каналларында рәсми битләрендә трансляцияләнде. Отучы билетлар турындагы мәгълүмат рахмат102.рф сайтында, "Алга-Патриот" социаль челтәрендә урнаштырылган.
6 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узган ярышларның беренче этабы нәтиҗәләре буенча конкурста катнашкан түбәндәге билетлар отты:
ИЛ-(044843) УФ-(197121) БЧ-(013395) УФ-(587734) ДЮ-(054248) УЧ-(017820) СГ-(012698) МК-(018046) ТМ-(087655) СЙ-(018718) ЧМ-(032577) АК-(001519) СТ-(032849) БН-(010998) БД-(024064) УФ-(468378) УФ-(567559) МЧ-(009304) УФ-(004999) УА-(061426) ИШ-(008030) УФ-(110416) УА-(190855) СГ-(145073) НФ-(132228) КМ-(007200) УА-(002546) БД-(003451) СГ-(246302) ИШ-(021868).
Шулай итеп, беренче приз - кофемашина Уфада яшәүчегә эләгә. Гаиләнең аерылгысыз ярдәмчесе - мультиварка - шулай ук уфалыга тапшырылачак. Балтач районы һәм республика башкаласында яшәүче термопотлар хуҗалары булдылар.
Дүртөйле, Учалы, Миякә, Туймазы районнарыннан һәм Стәрлетамактан акциядә катнашучы биш кешегә робот-тузансуырткычлар эләкте.
"Лукошко" сәүдә челтәренең теләсә кайсы кибетендә товар сатып алу өчен 4 мең сумлык номиналлы биш сертификатка Сибай, Чишмә, Аскын, Стәрлетамак һәм Бөрҗән районнарында яшәүчеләр ия булды. Ике планшетны Бүздәк районы белән Уфа кешеләренә бирделәр. Тагын бер приз – ноутбукны уфалы ала.
Уңыш Мәчетле районында һәм Уфада яшәүчеләргә елмайды, аларны зур телевизорлар көтә. Смартфоннарның яңа хуҗалары географиясе: Уфа, Илеш районы һәм Стәрлетамак.
Акыллы колонкалар Нефтекама, Уфа һәм Күмертау шәһәрләреннән, шулай ук Бүздәк районыннан җиңүчеләр өчен менә дигән ярдәмче булачак.
Стәрлетамактан "Рәхмәт - 2024" акциясендә катнашучы үз сәламәтлеген ныгыта ала, отылган приз - велосипед ярдәмендә.
Квдроциклны Илеш районыннан билет иясе отты.
Бүген кич 20.00 сәгатьтә кыйммәтле призлар икенче тапкыр уйнатылачак. Чираттагы уйнатуны күрми калмагыз!
30 сентябрьгә кадәр QR-билетларны саклагыз!
Фото: bashinform.ru