Акция кысаларында сайлау участогына килгән һәркем QR-билет алачак. Билетлар белән кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Шулай ук, сайлаучыларга "Рәхмәт" браслетлары да тапшырылачак. Алар ярдәмендә проект партнерларыннан төрле ташламаларга дәгъва итәргә була.
Һәрбер гаилә әгъзасына 8 символдан торган QR-билет тапшырылачак. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк. Бүләкләр, чыннан да, бик зур булачак. 330 бүләк арасында Уфадан фатир, автомобильләр, сәяхәт, квадроцикллар, велосипедлар, электр самокатлары, телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм тузансуырткыч роботлар отарга була. Ә "Рәхмәт" браслетын кибетләрдә, автосервисларда, театрларда һәм башка күңел ачу үзәкләрендә ташламаларга алмаштырып булачак.
Бүләкләр уйнату 6 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә, 7 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә, 8 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә үтәчәк. Шулай ук, 8 сентябрьдә "Призлар төне" үтәчәк. Анда 130 приз уйнатылачак.
Бүләк отучылар турында мәгълүмат рахмат102.рф сайтында булачак. Җиңүчеләр билгеләнгәннән соң, волонтерлар билетларны теркәгәндә күрсәтелгән номерларга шалтыратачак. Шуңа да QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк!
- Җиңүчеләргә үзебез шалтыратачакбыз. Ә читләр шалтыратып, ниндидер кодлар кертүне яисә күпмедер акча күчерүне сораса, шунда ук бәйләнеше өзегез. Мошенниклар турында онытмагыз! - диде Иҗтимагый пресс-үзәктә журналистлар белән очрашуда оешыру комитеты вәкилләре.
#Выборы-2024
#Сайлаулар-2024