Анда сайлауларга әзерлек турында сүз бара.
- Гадел сайлаулар көтәбез. Без һәркемне сайлау участокларына чакырабыз. Кем өчен тавыш бирү мөһим түгел, халык үз фикерен белдерсен иде. Әлеге сәгатьләргә сайлау участокларыннан сайлаучыларның хокукларын, яисә закон бозу турында бер шикаять тә килмәде. Һәр кандидат участокларга үз күзәтүчесен билгеләде, - диде Башкортстандагы "Гадел Русия - Патриотлар гаделлек өчен" партиясе бүлекчәсе советы рәисе урынбасары Екатерина Самсонова.
- Әлеге сәгатьләргә нәтиҗәләр турында сөйләү авыр, һәр участокта сайлаучыларны позитив атмосфера көтә. Сайлаулар безнең төбәктә генә түгел, тоташ илдә бара. Аларга да уңышлар телибез. Сайлаулар һәркайда лаеклы үтсен.
Күзәтүчеләр - нигездә Иҗтимагый палатадан. Бу дөрес тә. Аларның һәркайсы әзерлекле, анда очраклы кешеләр юк. Алар үз хоукуларын да, сайлауларга кагылышлы законнарны да яхшы белә, - диде "Яңа кешеләр" партиясенең төбәк бүлекчәсе советы секретары Руслан Дәүләтшин.
Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасына сайлау штабы вәкиле Владимир Савичев иртәнге сәгать 8:00дә үк участокта булган.
- Анда кеше күп иде. Бу яхшы. Һәркем сайлауларның 3 көн үтүен уңай яктан бәяли. Халыкны сайлауларда активлаштыру өчен төрле лотерея уеннары, акцияләр булуы да яхшы. Март аенда булган тәҗрибәне дә кулланабыз. Хокук сакчыларының һәрнәрсәгә әзер булуын әйтәсем килә, әмма аларга мөрәҗәгать итәргә туры килмәс дип ышаныйк. Гомумән, сайлаулар үз югарылыгында үтә. Бу - Гражданлык җәмгыятенең үсешкәнлеген күрсәтә. Участокларда һәркемгә дустанә мөнәсәбәт күрсәтелә.
Бездән 700дән күбрәк күзәтүче эшли. Шулай кук "Кайнар линия" булдырылды. Иң күп сораулар ни өчен "Госуслуги" сайтында гына сайлап булмавы, ничек сайлау участогына барырга икәнлеге турында, - диде ул.
#Выборы-2024
#Сайлаулар-2024