+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2024, 11:57

Сайлауларга - милли күлмәктән!

Нефтекама шәһәренең 12нче санлы мәктәбе фойесында мари җырлары агыла, сайлауга килүчеләр барсы да шунда юнәлде

Биредә шәһәрнең милли- мәдәни Үзәкләренең " Эрвел Сем" мари фольклор ансамбле чыгыш ясый.

-Мин шушы сайлау участогында сайлыйм, коллектив минем белән бергә килде, кешеләргә җырлар, яхшы кәеф бүләк итәргә теләдек, - ди ансамбль әгъзасы Соня Тимеркаева.- Без, өлкән буын кешеләре, сайлауларны бәйрәмгә тиңлибез, шуңа күрә матур милли киемнәр белән килдек. Ә инде сайлауларның никадәр мөһим чара икәнен безгә аңлатып торасы юк, шәһәрнең, республиканың, һәр гаиләнең киләчәге республикабызның алдагы көненә, аны кем җитәкләвенә бәйле. Без ышанычлы, булдыклы җитәкче өчен тавыш бирдек, - ди ул.

" Эрвел Сем" фольклор коллективы башкаларның да күңелен күтәреп, бәйрәм бүләк итеп, өч көн барачак сайлауларны башлап җибәрде.

Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас