+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2024, 04:32

"Йөзгә якын кеше тавыш бирде дә инде"

Дәүләкәндә хокук сакчылары тәүгеләрдән булып тавыш биргән.

"Йөзгә якын кеше тавыш бирде дә инде""Йөзгә якын кеше тавыш бирде дә инде"
"Йөзгә якын кеше тавыш бирде дә инде"

Дәүләкән шәһәрендә сайлау учатогында инде 100гә якын кеше тавыш биргән дә. Моның турында 1718нче сайлау участогыннан күзәтүче-блогер Ольга Юдина сөйләде.

- Иртәбез Русия, Башкортстан гимны белән ачылды. Башлыча урта яшьтәгеләр эшкә барыр алдыннан килде, соцсетьләрдә күрсәтеп барабыз. Постларда барысын да сайлауларга чакырдык. Биредә аларны кызыклы программа көтъен, КОИБлар барлыгын әйттек.

Беренчеләрдән булып хокук саклау органнары хезмәткәрләре сайлады. Бездә һәрвакыт алар иртән үк тавыш бирә. Узган сайлауларда гаиләләр белән килүчеләр дә күп булды. Алар, гадәттә, соңрак килә. Анда картәниләренә ияреп балалалар да килә. Алар молтлак рәвештә фотога төш, "Алга всей семьей" акциясендә катнашып, социаль челтәрләрдә фотоларын урнаштыралар.

Бездә бәйрәм рухы. Кәефләрен күтәрергә тырышабыз.

Чаралар сәгать унда башланачак. Монда спорт программасы әзерләнгән. Иртәгә көзге ярминкә булачак. Анда балалар да катнашчак. Сайлау участогыннан чыкканда "Рәхмәт" акциясендә катнашу өчен QR-билет, браслетлар бирәбез, - диде ул.

#Выборы-2024
#Сайлаулар-2024

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас