+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2024, 05:41

Яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы арта

Сайлаулар барышын төрле сәясәтчеләр, экспертлар да күзәтә. Журналистлар белән очрашканда алар бүгенге яшьләрнең актив булуын ассызыклады.

Яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы артаЯшьләрнең сайлауларга кызыксынуы арта
Яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы арта

- 3 көнлек сайлаулар марафоны ачылды. 3 көн - сайлаучыларга хөрмәт күрсәтү ул. Ягъни һәркем сайлауларга килә алсын өчен күрелгән чара бу.
Безгә сайлаучыларның күп булуы мөһим. Быелгы сайлауларга килүчеләр саны күп булыр дип көтелә. Республика Башлыгын сайлаулар республикада яшәүченең һәркайсына кагыла. Бу безнең республиканың Русия күләмендә үсеш стратегиясен күрсәтә.

Республика үсеше дә сайлауларда катнашуга стимул бирә. Һәр канидатлар партламент партияләреннән тәкъдим ителгән. Аларның үз фикердәшләре бар. Бу да аерым сәяси көчләрнең барлыгын белдерә. Киүчеләр саны 60 проценттан күбрәк булыр дип уйлыйм, - диде политолог Сергей Семенов.

- Бу сүзләр белән килешәм. Әмма шуны да ассызыклыйсым килә. Әзербайҗанда 1 сентябрьдә сайлаулар үтте. Анда сайлаучылар саны 34,7 процент тәшкил итте. Бу көнне сайлауларга килү кыен. Ә менә 3 көн эчендә сайлауларга килергә һәркем вакыт таба ала.

Сайлауларда катнашу - конституцион хокук. Бу хокук белән һәркем файдаланырга тиеш. Кем син? Нәрсәгә йөз тотасың? Бүген киләчәгенә битараф булган кешеләр көннән-көн азая, чөнки безнең киләчәк хакимияткә бәйле.

Бүген берникадәр нәтиҗә ясау чоры да. Сайлаулар һәрвакыт проблемаларны күрсәтү һәм аларны чишү юлларын да эзләү ул. Халык көчле, әмма ул якланган булырга тиеш. Бу гражданлык җәмгыятенең үсешен күрсәтә. Шушы сайлауларда катнашуга мотивация бирә дә инде.

Бүген халык иртән үк эшкә барыр алдыннан тавыш бирергә килде. Күпләр участокларның ачылганын чиратка басып көтеп торды. Бу бик яхшы күрсәткеч. Димәк, без республика язмышы белән кызыксынабыз. Күптән түгел үсмер балаларның Русия гимнын урамда кычкырып җырлап баруын күреп, сокланып калган идем. Ныклы буын үсә.

Бүген исә, сайлау учатокларында позитив атмосфера хакимлек итә. Бу сайлаучыларның күп булуына да йогынты ясар дип уйлыйбыз, - диде эксперт Сергей Лаврентьев.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас