Йомгак ясауда Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдут Исхаков та катнашты.
- Без Республика буенча бөтен мәгълүматны алып бардык. Республика буенча 13 мең күзәтүче катнашты. Сайлауның беренче көнендә шикаятьләр юк. Атка атланып та, велосипедта да сайлауга килүчеләр булды. Кайбер төбәкләрдә 100 процент тавыш биргән авыллар да бар. Сайлауга, бәйрәмгә килгән кебек, милли киемнәрдә килүчеләр дә күп булды. Социаль челтәрләрдә дә бихисап постлар урнаштырыла. Сайлауларда блогер-күзәтүчеләр булуның да уңай яклары билгеләнде, - диде Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова.
- Сайлауларда журналистлар һәрвакыт актив катнаша. Сайлауларның беренче көнендә 100 процент диярлек сайлауларга бардылар. Журналистлар сайлауны яктырту буенча да һәрвакыттагыча актив эшләде. Бүген өч мең ярым пост, мәкаләләр куелды. Алдагы көннәрдә тагын да активрак эшләп, үзенчәлекле мәкаләләр көтеп калабыз, - диде Вәдут Гайфулла улы.
Фото: Зөһрә Исламова.