+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 сентябрь , 18:39

Борайда сайлаулар бәйрәм рухында уза

Борай районында тавыш бирү актив дәвам итә. Сайлау участокларына килүчеләр бер фикердә: һәркем республикабызның һәм үз гаиләсенең киләчәге өчен җаваплы, шуңа күрә бу мөһим чарадан читтә калырга һич ярамый.

Борайда сайлаулар бәйрәм рухында уза
Борайда сайлаулар бәйрәм рухында уза
Борай районының Кузбай авылындагы сайлау участогының иң өлкән кешесе Гөлйөзем Фәхретдиновага ел ахырында 99 яшь тула. Әмма ул бүген дә авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Авылның Агәбие йортында түгел, ә сайлау участогында тавыш бирүне хуп күрде.

- Кеше һәрчак тирә-яктагы вакыйгалар өчен җаваплылык тоеп яшәргә тиеш, - ди Гөлйөзем Хәмәтҗан кызы. - Сайлауларда һәр тавыш әһәмияткә ия.

Борай районының Алтаю авылы халкы исә сайлауны чын бәйрәмгә әверелдергән. Биредә сайлау комиссиясе әгъзалары һәм авылның үзешчән артистлары чарага килүчеләрне милли киемнәрдә җырлар белән каршы ала.

Районда 49 сайлау участогы эшли, шуларның 8е – район үзәгендә, калганнары авылларда урнашкан.

Рәсемдә: Гөлйөзем Фәхретдинова.

Фото: Борай районы хакимиятеннән.

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: