+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 сентябрь 2024, 12:12

Иң активлар – Аскында!

Иҗтимагый матбугат үзәгендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең брифингы үтте.

Иң активлар – Аскында!Иң активлар – Аскында!
Иң активлар – Аскында!

 

Республикадагы Үзәк сайлау комисиясе рәисе секретаре Марина Долматова бүген 15 сәгатькә республика сайлаучыларының 41 проценттан артыгы тавыш биргәнен хәбәр итте.

- Сайлаучылар исемлегенә 2 970 400 сайлаучы кертелгән, шуларның 1 232 409ы тавыш бирде, бу 41,49 процент тәшкил итә. Республика башкаласында активлык 41,2 процентка җиткән. Шәһәрләр буенча ул, Уфадан тыш, 32,3 процент, районнар буенча уртача 43,69 процент тәшкил иткән.

Марина Долматова белдерүенчә, Аскын, Балтач һәм Благовар районнары – иң активлар, анда килү 60 проценттан артык тәшкил иткән. Агыйдел, Күмертау, Салават шәһәрләрендә сайлаучыларның 40 проценттан артыгы тавыш биргән. Уфаның Ленин һәм Киров районнарында сайлаучыларның 42 проценттан артыгы гражданлык бурычын үтәгән. Мәскәүнең экстерриториаль участогында 134 сайлаучы үз тавышын биргән.

Комиссия рәисе секретаре кешеләрнең кичә төштән соң һәм бүген аеруча актив булуын билгеләде. Күпчелек өч көнлек сайлау оештыруның уңайлы булуын әйтүен дә җиткерде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас