Алексей Елизарьев теләгән һәркемнең күзәтүче булырга мөмкин икәнен билгеләде. Кандидатларның һәм прокуратурада эшләүчеләрнең бу хокукы юк.
Әле күпчелек күзәтүчеләрнең хатын-кызлар булуы билгеләнде. Алар - төрле һөнәр ияләре. Җитештерү, сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр дә бар.
Сайлау участокларында матур күренешләр дә күзәтелүен әйтте спикер. Мәсәлән, бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләүче пар тавыш бирергә килгән. Гомумән, кешеләр чарага гаиләләре белән килә, шуңа сайлаулар бәйрәм төсе ала.
Күзәтүчеләр сайлау участокларында гына эшлиме? Юк. Күзәтүче өйдә, дәваханәдә, тикшерү изоляторларында тавыш бирүчеләр янына да бара ала.
Бүген дә, кичә дә күзәтүчеләр сайлау эшендә тайпылышлар ачыкламаган.