+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 сентябрь 2024, 10:58

Киңкүләм мәгълүмат вәкилләре нәтиҗәле эшли

Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе Иҗтимагый матбугат үзәгендә журналистларның эшчәнлеге белән таныштырып тора.  

Киңкүләм мәгълүмат вәкилләре нәтиҗәле эшлиКиңкүләм мәгълүмат вәкилләре нәтиҗәле эшли
Киңкүләм мәгълүмат вәкилләре нәтиҗәле эшли

Вәдүт Исхаков әйтүенчә, үзәктә нәтиҗәле эш бара. Ул хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Республикада якынча бер мең журналист сайлауларны яктыртуга җәлеп ителгән, бу - төбәктәге барлык журналистларның яртысы диярлек.

Матбугат үзәгендә БСТ телеканалы, “Башинформ” агентлыгы, басма матбугат вәкилләре сайлаулар барышы белән оператив таныштырып бара.

- Һәр журналистыбызның язмасы, репортажы кызыклы, уникаль. Укуы, каравы рәхәт, - диде ул.

Журналистлар берлеге рәисе белдерүенчә, язмаларның сыйфаты яхшы һәм аларны күп кеше каравы, укуы теркәлеп бара.

Каләм ияләренең эшенә шикаять белдерүчеләр юк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас