+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 сентябрь 2024, 18:55

Нияз Фазылов "ГеоВызов"ка килгән студентлар белән очрашты

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов “ГеоВызов” Халыкара геология чемпионатында катнашучылар белән Гафури районында очрашты.

Нияз Фазылов "ГеоВызов"ка килгән студентлар белән очраштыНияз Фазылов "ГеоВызов"ка килгән студентлар белән очрашты
Нияз Фазылов "ГеоВызов"ка килгән студентлар белән очрашты

Спикер сүзләренә караганда, бу урынны чемпионат мәйданчыкларының берсе итеп очраклы гына сайламаганнар: район геологлар өчен иң бай һәм кызыклы төбәкләрнең берсе. Биредә уникаль геологик урыннар урнашкан.

- Халыкара геология чемпионатын уздыру урыны буларак, безнең республика үзен Русия геологиясе үзәге булуын ышанычлы рәвештә таныта, - дип билгеләп үтте Нияз Фазылов. - Без бергәләп геология фәнен үстерү фундаментын формалаштырабыз, геолог һөнәренең популярлыгын тергезәбез.

Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче Халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелә.

Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.

Фрир: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас