+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 сентябрь , 18:59

Сәясәтчеләр сайлауларга карата нинди фикердә?

Бүген Иҗтимагый матбугат үзәгендә журналистларга сайлаулар барышы турында сәясәтчеләр дә үз фикерен белдерде.

Сәясәтчеләр сайлауларга карата нинди фикердә?
Сәясәтчеләр сайлауларга карата нинди фикердә?

“Кешеләр гаиләләре белән килә һәм моның ниндидер махсус күрсәтмә буенча түгеллеге күренеп тора. Халык аңлы рәвештә сайлауда катнаша.

Сайлауда кешеләрнең актив катнашуын чараның өч көндә оештырылуы белән аңлатыр идем. 70 проценттан артык сайлаучы гражданлык позициясен күрсәтәчәк, дип фаразларга була”, - диде сәясәт фәннәре кандидаты, УДНТУ доценты Артур Сөләйманов.

Спикер бүгенге яшьләрдә патриотлык хисе булуының да сөенечле булуын ассызыклады. Ул белдергәнчә, моны кешегә көчләп тагып булмый. Бу сайлауларда яшьләрнең актив булуы теркәлде.

“Сәяси мәдәният дөньяда барган хәлләрдән чыгып формалаша”, - диде Артур Сөләйманов.

Автор:Ляйсан Якупова
Читайте нас: