+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 сентябрь 2024, 07:10

"Шүлгәнташ" өчен тавыш бирегез

Бөрҗән районында "Шүлгәнташ" музей комплексы "Башкортстан туриндустриясе лидерлары" конкурсы нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы музей" буларак билгеләп үтелде. Хәзер тарихи-мәдәни комплекс MICE Award-2024 «Чаралар өчен иң яхшы мәйданчык: мәдәният объектлары» исеменә дәгъва итә.

"Шүлгәнташ" өчен тавыш бирегез"Шүлгәнташ" өчен тавыш бирегез
"Шүлгәнташ" өчен тавыш бирегез

Тавыш бирү премиянең рәсми сайтында 2024 елның 1 июленнән уздырыла һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Музей комплексы өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://www.mice-award.ru/ru/vote/

«Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы Русия территориясендә иң зур наскаль сәнгать музее булды. Хәзерге вакытта охшаш проектлар Көнбатыш Европада гына тормышка ашырыла (Франция, Испания).

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас